Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:31

Европа Берлегенең Русиягә карата яңа чикләүләре гамәлгә керде. Европа бу чикләүләрне Мәскәүнең "Украина кризисындагы роле өчен" кертә.

Санкцияләр нефть һәм газ, саклану өлкәсе ширкәтләре эшчәнлегенә кагыла. Дәүләт банкларының чит илләр базарларында эше чикләнелә.

Виза бирү тагын 24 кешегә тыела. Аларның чит илләрдәге банк хисаплары туңдырыла.

Европа Берлеге җитәкчеләре арасында Минскида күптән түгел имзаланган килешүдән соң ук яңа санкцияләр кертү кирәклегенә шик белдерүчеләр булды. Европа Шурасы рәисе Һерман Ван Ромпей сентябрь ахырында Украинаның көнчыгышында тынычлык урнаштыруда алга китеш булса чикләүләрне гамәлдән чыгарып булачак, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG