Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:22

Акмәчеттә Гаспринский вафатының 100 еллыгы билгеләнде


Чарада катнашучылар

Чарада катнашучылар

10 сентябрьдә Акмәчетнең Исмәгыйль Гаспринский исемендәге җөмһүрият китапханәсендә Гаспринский вафатының 100 еллыгына багышланган чара үтте. Чарада ул калдырган мирасның төрки дөньясы өчен хәзер дә үз актуальлеген югалтмавы һәм мөселман дөньясында роле хакында сүз барды.

Чарада чыгыш ясаучылар арасында укытучы Шефика Абдураманова, кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл, галим Нариман Абдульваапов, язучы Аблязиз Вәлиев һәм башкалар булды.

Чараны ачкан китапханә директоры Гөлнара Ягъяева Исмәгыйль Гаспринский мирасын популярлаштыру максаты белән китапханә сайтында “Тәрҗәмән” газетасы сентябрь аенда чыккан саннарын урнаштырып, газетаның ул вакытта нәрсә турында язганын күрсәтеп “Гаспринскийны укыйбыз” акциясе игълан ителеп, сайтта аның “Френкистан мектюплери” (“Франция хатлары” 1887 елда “Тәрҗәмән”дә басылган иде) романы укылганы ягъни буктрейлер үткәрелүе, төрле видеолар урнаштырылуы хакында сөйләде.

Укытучы Шәфика Абдураманова чыгыш ясап, "тарихны патшалар, гаскәрләр, фиркалар үзгәртәләр, ләкин тарихта бәлки беренче тапкыр күрергә мөмкин, ничек бер кеше бер коралсыз, аның коралы белем һәм китап иде, тик кырымтатарларның түгел, төрки халыкларның барган юлларын ничек үзгәртте. Бу шәхеснең исеме - Исмәгыйль Гаспринский", диде. Аның газета эше, “Тәрҗәманны” чыгару башка төрки илләрдә дә газеталарны барлыкка китерде. Төркестанда “Олуг Төркестан”, Азәрбайҗанда “Ачык сүз”, Кырымда, Карасубазарда “Ветан хадими” һәм башкалар.

“Азатлык” радиосына Шәфика Абдураманова Гаспринский хакында сөйләде:

Шәфика Абдураманова

Шәфика Абдураманова

– Гаспринский чыннан да классик, аның иҗаты, фикерләре һәр бер заманга килешә. Тарих – спираль, хәзер без янә Гаспринский яшәгән чорга кайткан кебек. Мин 25 ел элек Гаспринскийның “Русия һәм Көнчыгыш” китабының беренче абзацын укый башлаганда нәфрәтләнгән идем, чөнки ул Русия үз чикләрен даими киңләштерәчәк һәм Евразия дип исемләнгән табигый чикләренә Һинд океанга кадәр барачак дип язган иде. Бу сүзләр мине тетрәндергән иде һәм мин Гаспринскийны укырга да теләмәгән идем. Тик вакыт узгач, Гаспринский фикеренең тирәнлеген аңлый башладым, ул вазгыятьттән чыгып эш итә иде. Ул аңлый иде хыяллану, нәрсәдер турында уйлану – бер нәрсә, ә эшне гамәлдә алып бару, максатка җитү – бу икенче бер мәсьәлә. Аның фикеренчә, кырымтатарларга Көнбатышка караганда фикер йөртү (менталь яктан) Русия белән булырга уңайлырак, шулай ук Русиягә дә кырымтатарлар белән, ләкин Гаспринскийның бу сүзләреннән соң инкыйлаб, кырымтатар зыялыларын юк итүне оештырылган ачлык, аннары ХХ гасырның иң коточкыч фаҗигасе - кырымтатарларның сөргенлеге булды. Менә шундый тарихи багаж белән без киләчәккә Гаспринскийның фикерләре белән коралланып ышаныч белән караячагыбызга мин бик шикләнәм. Гаспринскийның фикерләрен тагын күтәрәчәкләрдер, ләкин аларны икенче төрле, башка мәгънәдә бирәчәкләр. Башта шул Гаспринскийның фикерләрен аерган тискәре тарихи тәҗрибәне юк итәргә кирәктер.

– Хәзер кырымтатарларга нәрсә эшләргә, алар өчен Гаспринскийның әһәмияте нәрсәдә?

Гаспрински сүзләре

Гаспрински сүзләре

​– Гаспринский даими актуаль булып кала. Аның программалары, аның әсәрләре, бу аның сәяси программасы, мәгариф, нәшриятче кебек программасы. Анда тик программа минимум түгел, анда программа максимум да бар. Мәсәлән, аның әдәби әсәрләрендә. Әйе, алар әдәби яктан, бәлки, югары түгел иде, ләкин бу әсәрләрдә автор киләчәктә булачак җәмгыятьне күзаллый, ниндидер виртуаль прогноз һәм килеп торган төрле вакыйгаларга антидот эшләп чыгарган иде. Минем фикеремчә, аның мондый антидот белән әсәрләре, җәмгыятьтә барган төрле вакыйгаларга карамастан тормышны дәвам итү – Гаспринскийның рецепты кебек булып тора. Гаспринскийның милли мәгариф, милли аң, туган тел кебек сүзләре бүген дә актуаль һәм халыкны берләштергән нәрсәләр.

Шуны әйтергә кирәк, 2014 ел ЮНЕСКО тарафыннан Гаспринский елы итеп игълан ителде. Февраль аенда Төркиянең Искешәһәр шәһәрендә үткән төрки телле журналларның VI конгрессы Гаспринский вафатының 100 еллыгына багышланган иде.

1976 елда галәмдәге бер астероидка Исмәгыйль Гаспринский исеме бирелгән иде.

XS
SM
MD
LG