Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:22

Кызлар белән ниләр хакында гына сөйләшмибез. Бер юлы сакчыллык турында сүз чыкты. Анысы бар, Русия халкы сакчыллыкның ни икәнен дә белми. Анда әйберне дә, суны да, акчаны да, вакытны да артык исраф итәләр. Безнең таныш-белеш арасында, гаилә эчендә исрафка мөнәсәбәт хакында язып куясым килә. Монда күченеп килгәч, минем дә тормыш үзгәрә төште бит.

Бер елдан ашу без көньяк Калифорниянең бер кечкенә шәһәрендә йорт арендалап яшибез. Йортның фатирга караганда айлык бәясе генә түгел, башка чыгымнары да зуррак. Шуларның берсе, һәм иң зурысы – су. Биредә ул юк. Чөнки көньяк Калифорния җирләрен чүллек тәшкил итә. Монда елына 300 кояшлы көн, яңгыр ел әйләнәсенә ике-өч мәртәбә явып үтә. Биредәге корылык аркасында ел саен яңгыннар чыгып тора. Менә шушы корылыкта шәһәрләр төзеп, аларны гөл-бакча иткәннәр. Суны кайдан алалар дисең? Колорадо елгасы штатларны узып, Мексикага барып та җитә алмый хәзер. Корылыкны яшелләндерү әнә шулай кыйбатка төшә.

Шуның өчен су монда алтын бәясе тормаса да, аны саклыйлар, исраф итмәскә тырышалар. Кыйбат булганы өчен генә түгел, билгеле. Кулланылган савыт-сабаны җыеп, машина тулгач, бер юлы гына юу гадәте бар. Күпләр керләрен дә салкын суда, аерып тормый, барсын бергә юа. Кайсыбер гаиләләрдә кече йомыштан соң, бәдрәфтәге суны агызмыйлар. Бары тик зуррак эш башкаргач кына юып төшергәннәрен дә күрергә була. Бу – акча экономияләүдән түгел, билгеле. Бу – суның кадерен аңлаудан. Актриса Анджелина Джолли Африка илләренә ярдәме белән дә билгеле. Аның бер интервьюсы хакында монда еш ишетергә була. Анда ул безнең чиста суга пес итүгә Африка балаларының аптыраулары турында сөйли. Чыннан да, Африка илләрендә бер тамчы эчәр су булмаганда, без бит унитаздан чиста су агызабыз. Шуңа күрә, кайсыбер гаиләләр кулланылган суны икенчегә унитаздан уздыра, йә бакчасына сибә торган итеп эшли. Бу очракта күпләр кер, савыт-саба, кул юарга табигый сабын куллана. Без моңарчы яшәгән студентлар комплексында чирәмгә шундый “соры су” сибелә иде.

Шушы көннәрдә генә почта тартмасына хат салып киткәннәр. Хәзер без яшәгән шәһәрдә су куллану кагыйдәләрен яңартканнар икән. Әйтик, урамда машина юганда шлангның башында суны туктатып тору өчен махсус кран булырга тиеш. Чирәмгә су сипкәндә тротуарга чыгарлык итеп сипмәскә, бары тик чирәмне чылатырлык кына булсын. Тротуарны юмаска. Штраф – 500 доллар. Суга түләү дә аермалы монда. Әйтик, беренче 31.14 кубометр су (американнар метр кулланмый, монда feet белән исәпләнә, шуны үзебезчәгә күчергән сан бу) бер бәядән, аннан артса, зуррак бәядән исәпләнә. Чагыштыру өчен, беренче кубометр өчен 1.36 доллар, икенчесенә 1.56 доллар, өченчесенә 1.80 доллар түлисе. Электр энергиясе дә шулай исәпләнә. Азрак кулланган саен, түлисе бәя дә азрак. Күбрәк кулланасың икән, хакы да арта.

Былтыр улым Нурислам классында махсус дәрес уздырып, кул юганда, душ кергәндә суны экономияләү турында сөйләп, аңлатып кайтарганнар иде. Ванна бүлмәсе диварына ябыштырып куярга ком сәгате биргәннәр, ком агып беткәнче юынып чыгарга кирәк. Су исрафка акмасын. Берсендә пластик шешә белән су алмаска өйрәткәннәр иде. Бары тик кабат кулланып була торган шешәләр алырга, йә урамдагы, мәктәптәге махсус эчәр сулы фонтаннардан эчәргә. Пластик шешәдән баш тарту турында әллә күпме акция булды инде. Авылларда тузып яткан сыра полторашкаларын күз алдына китердегезме?

Рисайкл хакында да аерым язасы килә. Монда Европадагы кебек чүпне сортларга аеру каралган. Безнең ишек алдында да өч төрле чүп савыты бар. Карасы чүпнеке, зәңгәре яңадан эшкәртелүче кәгазь, пластик, пыяла, катырга. Өченчесе – яшел, анда чабылган чирәм, киселгән агач ташлана, анысы компостка китә. Германиядә компостка өйдәге бөтен төр ризык та салына, амерканнар аның кадәресен үзләштерә алмый әле.

Бушаган банкаларны юып, кәгазьдән һәм катыргадан ябыштыргыч тасмаларны сыдырып алып, ташларга өйрәнгән минем ир. Кайнанам кулланган чәй фильтрын чүпкә ыргытканчы очындагы кагәзь кисәген дә ертып алып, рисайклга ташлый. Урманнар мәңгелек түгел, аларны да сакларга кирәк.

Зур кибетләр янында киелгән кием өчен аерым савытлар куелган. Аларны да чүпкә атмыйлар. Сатыла алганнары кулланылган тауарлар кибетендә сатыла, сатылмаганнары мохтаҗларга таратыла.

Минем танышлар арасында яңа кием алмый, бары тик кулланылган кием-салым киеүне кагыйдә итеп алган танышлар бар.

Калифорния кибетләре берәм-берәм полиэтилен пакетсыз калып бетте. Башта аларны күпме телисең шулай бирәләр иде, әйтик, 15 әйбер алсаң, кайчак һәрберсен аерым капчыкка салган чаклары да булды. Алар булганда чүп капчыклары алган булмады. Башта түләүлегә әйләндерделәр. Хәзер кибетләрдә бары тик кәгазь капчыклар. Алары да түләүле. Халыкны чүпрәк сумка тотып йөрергә өйрәтәләр.

Менә шулай ул американча экономияләү. Бөтен АКШ өчен җавап бирә алмыйм, бездә, безнең әйләнә-тирәдә менә шушылай.

Мин үзем авылның елгасыз, чишмәсез, колонкасыз очында үстем. Без суны елгадан ташып, яшелчә-җимеш үстердек, мал, кош-корт эчердек. Минем әнинең әнисе елга буенда гына яшәде. Аның бакча башында елга, өенең кырыеннан чишмә агып ятты. Кичәге суны эчмәде, кечкенә чиләге белән һәр чәенә яңа су алып керер иде. Әбиемнең вафатына ничә ел, ә менә суны исраф итми савыт-саба юдырганы хәтердә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG