Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:16

Смедляев: Сайлауда катнашкан кырымтатарларның саны 10% артмый


Кырымтатар халкы корылтаенең сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев сүзләренә караганда, басым һәм үгетләү көчле булуга карамастан кырымтатарлар арасында якшәмбе узган сайлауга баручылар күп түгел.

"Дәүләт оешмаларында, мәктәп, хастаханәләрдә эшләүчеләрне тавыш бирергә мәҗбүр итәләр. Мәктәп мөдирләренә сайлау көнендә үз укытучыларын тикшереп чыгарга кушылды", дип сөйләде Qırım.Aqiqat сәхифәсенә Смедляев.

Аның сүзләренә караганда, ярдәм һәм киңәш сорап Корылтайга мөрәҗәгать итүчеләр бар. Белгечләр аларга сайлауга бару яки бармау - һәркемнең хокукы, дип җавап бирә, диде Смедляев.

Корылтайның сайлау комиссиясе рәисе белдерүенчә, кырымтатарларның күп дигәндә 10% якшәмбе көнне сайлауга барды.

Акмәчетнең кырымтатарлар яшәгән "Фонтаны" бистәсендәге сайлау комиссиясе рәисе Елена Агапова бүген кимендә 40% тавыш бирүченең килүенә өмет итә. Биредә 2000 сайлаучы теркәлгән. Мартта узган референдумга биредә килүче булмаган диярлек.

XS
SM
MD
LG