Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:43

Уфада ачлык тотучы шәфкать туташының хәле начарланган


Уфа шәһәрендә ачлык тоткан ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәрләренең берсе, Марина Яугильдина 14 сентябрь эшкә барганда аңын югалткан, дип хәбәр итә "Действие" һөнәр берлеге секретаре Андрей Коновалов.

Узган атнада бер төркем медицина хезмәткәрләре ярдәм күрсәтүче төркемнәрне тулыландыру һәм хезмәт хакларын күтәрү таләбе белән урам җыены уздырды һәм 9 сентябрь ачлык игълан итте.

Бу хәлгә кадәр Уфаның ашыгыч ярдәм станциясендә булган тикшерү бюджет акчаларын тиешле максатларда тотмау һәм канун бозып хезмәт хакы түләүне ачыклаган иде.

Яугильдина хастаханәгә салынган. Узган атнада табибә Анна Никитина аңын югалткан иде. Алты кеше өч бүлмәле фатирда ачлык тота, алар эшкә йөрүне дәвам итә.

XS
SM
MD
LG