Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижаудагы "Чулпан" театр түгәрәге яңа сезонга әзерләнә


"Чулпан" үзешчән театр түгәрәге әгъзалары
"Чулпан" үзешчән театр түгәрәге әгъзалары

Ижаудагы "Чулпан" үзешчән драма түгәрәгенә йөрүчеләр театр тамашаларын халыкка кайтару белән мәшгуль.

Театр - күнелдә йоклаган дәртне уята дип юкка гына әйтми халык. Үткән гасырның 30нчы елларында Ижауда татар бистәсендә милли клуб булган.Тарихтан билгеле, татар хатын-кызларыннан беренче актриса Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская да Ижау сәхнәсендә уйнаган. Әмма Ижауда инде күп еллар татар театры юк. Үзешчәннәр театр тамашаларын кайтару эшенә алынды.

Рәфилә Рәсүлева - театрның режиссеры
Рәфилә Рәсүлева - театрның режиссеры

Үзләрен театр труппасы диеп авыз тутырып әйтергә дә кыймыйлар – "Чулпан" үзешчән драма түгәрәге күптән түгел, бары тик өч ел элек кенә оешты. Башта алар шигырьләрне сәхнәләштерсә, соңрак пьесалардан өзекләр куеп килсәләр, узган сезонда тамашачы алдына әсәр белән чыктылар. Түгәрәктә Аяз Гыйләҗевнең "Шикәрем син, балым син" пьесасын сәхнәләштерделәр.

Үзешчән коллективның уеннарына сәнгать белгечләре бәя бирде. "Чулпан" драма түгәрәге артистлары спектакльне татар халык театрларының "Идел-йорт" фестиваленең Чаллы шәһәрендә узган төбәк сайлап алу турында күрсәттеләр. Алар шундый дәрәҗәле бәйгедә беренче тапкыр катнашты. Әмма югалып калмадылар - жюри тарафыннан югары бәя алдылар. Театрга үсү юлларын да күрсәткән жюри әгъзалары. "Чулпан" театрының режиссеры Рафилә Рәсүлева сүзләренчә, классик әсәрләргә мөрәҗәгать итәргә һәм күбрәк яшьләр белән эшләргә кирәклегенә басым ясаганнар.

Хәлимә Шәмсиева - "Иң яхшы хатын-кыз роле" дипломанты
Хәлимә Шәмсиева - "Иң яхшы хатын-кыз роле" дипломанты

Бәйгедә яулаган уңышлар да мактанырлык. Бүләкләргә лаек булганнар - "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Хәлимә Шәмсиева, ә Илдус Хуҗин исә "Иң яхшы ир-ат роле"н уйнаучы буларак диплом алган. Рафилә Рәсүлева пьесаны сәхнәгә куйганы өчен диплом белән бүләкләнгән.

Спектакльдә 70нче еллар рухын чагылдырырга кирәк була. Сәхнә киемнәре дә, декорацияләр дә шушы вакытка туры килсен өчен үзешчәннәргә күп уйланырга кирәк булмаган да. Аларның үзләренең яшьлек еллары шушы чорга туры килгән. Күбесе мәктәп елларыннан ук сәхнә тормышы белән таныш. Мисал өчен, Муллаян Баһавиев кечкенәдән башта олырак яшьтәшләрен уйнавын күзәтсә, бераз үсә төшкәч, үзе дә сәхнәгә баса.

Фестивальдән канатланып кайтканнар "Чулпан" үзешчән драма түгәрәге әгъзалары. Сәнгатькәрләр тәкъдимнәрен исәпкә алып, яңа спектакль куярга ниятләре. Әлбәттә, үзешчәннәр театр түгәрәгенә яшьләрне көтә. Шул вакытта төрле тагын да җитди әсәрләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

XS
SM
MD
LG