Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тавышларның күпчелеген "Бердәм Русия" алган


Якшәмбе көнне узган сайлауның беренчел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда тавышларның күбесе "Бердәм Русия" өчен бирелгән (93% - төнге 12дә игълан ителгән сан). Коммунистлар өчен 2% чамасы, "Гадел Русия" һәм ЛДПР 1% артык тавыш алган.

Апас һәм Аксубай районнарында "Бердәм Русия" өчен 99%тан артык тавыш бирелгән, Әлки һәм Актанышта 98%тан артык, дип хәбәр итә KazanFirst сәхифәсе.

Тавышларны санау дәвам итә. Татарстанның кайбер районнарында тавыш бирүгә 90% артык кеше килгән. Республика буенча сайлауда 70%лап кеше катнашты. Кайбер сайлау урыннарында 20%тан артык тавышларның алдан бирелгән булуы ачыкланды. Бу санны сайлау кануннары белгече Андрей Бузин "чамадан тыш югары" дип бәяләде.

Татарстанда вакытыннан алда тавыш бирергә мәҗбүр итү очраклары булды.

"Вакытыннан алда тавыш бирергә мәҗбүр итү – сайлаучының хокукын бозу", диде Бузин.

XS
SM
MD
LG