Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:38

Башкортстанда Рөстәм Хәмитов җиңә


Башкортстанда якшәмбе бирелгән тавышларның әле барысы да саналмаган, шулай да Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев, республика башлыгы урынына сайлауда Рөстәм Хәмитов тавышларның күпчелеген (81% артык) алган, дип белдерде. Аннан соң Юнир Кутлугужин (10%тан артык), Иван Сухарев (4%тан артык) һәм Илдар Бикбаев (2%тан артык) килә.

Сайлауга Башкортстанда 74%тан артык тавыш бирүче килгән.

Төбәк башлыклары Русиянең 30 регионында сайланды, аларның барысында да диярлек "Бердәм Русия" намзәтләре җиңде. Үзәк сайлау комиссияләре көне буена зарланучы булмады, дип хәбәр итсә дә, тавыш бирүчеләрнең "Голос" хокук яклау хәрәкәте мәгълүматларына караганда, барлык диярлек төбәкләрдә күзәтүчеләрне сайлау урыныннан полиция белән куып чыгару, сайлаучыларны автобусларга утыртып бер урыннан икенчесенә йөртү, сайлаучыларны сатып алырга тырышу, сайлау көнендә теге яки бу намзәт өчен үгетләү кебек хәрәмләшүләр һәм канун бозулар булган.

14 сентябрь бердәм сайлау көнендә Русиядә Ингушетиядән кала төрле дәрәҗәдә сайлаулар узды. 30 төбәк губернаторларны сайлады, 14 төбәк (шул санда Татарстан) җирле парламентны, 20 калада шәһәр шураларын һәм өч шәһәрдә мэр сайлаулары узды.

XS
SM
MD
LG