Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:45

"XX гасыр башы татар матбугаты" исемле шәлкемдә Азатлык бер гасыр элек татар газет-журналларында басылган язмалар белән таныштыра. Әлеге язмаларның күпчелеге хәзерге чорга да аваздаш кебек. 1915 елда "Кояш" газеты "Русское слово" газетасында басылган "Штаны и небо" исемле мәкаләнең эчтәлеге белән таныштырган.

Аллаһыга шөкер. "Русское слово" газетасында С. Яблоновский "Штаны и небо" дигән озын бер мәкалә яза. Аның кыскача эчтәлеге моннан гыйбарәт:

Хәзер курортлар съезды бара. Съезд хәзер гүя бер эш чыгарыр кебек. Чыннан да, үзебездә иксез-чиксез табигать байлыгы була торып вә халык шул табигать байлыгыннан файдалануга каты бер ихтыяҗ белән мохтаҗ була торып, безнең чит мәмләкәт курортларына китүебез бер дә кичерелә торган эш түгелдер. Никадәр хурлык! Без бит хәзергәчә һәр яхшы нәрсәне читтән генә аладыр идек. Бер магазинга барып керсәң, сиңа мал күрсәтәләр. Бу бик яхшы нәрсә, чөнки читтән килгән мал, – диләр. Ник кыйммәт соң, кыйммәт сорыйсыз бит, – дисәң, – юк, әфәндем, гафу итегез, кыйммәт түгел, чөнки бик яхшы, бу бит чит мәмләкәттән килгән мал. Бездә һич тә начар нәрсә юк, чөнки безнең бар малыбыз да читтән килгән, – дип мактаналар.

Чит мәмләкәттә бер мәгъдән суы (минераль су) табыла. Бик тиз шул суны тикшерә башлыйлар. Иң маһир (белгеч) профессорлар, иң чын тырышлык һәм саф вөҗдан белән тикшереп, хакыйкать хәлне белдергәч үк, бик тиз ул суның тирәсе төзекләндерелә башлый. Табиб дисәң, уңайлык дисәң, торыр урын дисәң, ашамак-эчмәк дисәң – һәркайсы менә дигән итеп җиткерелә. Һәркайсы беренче дәрәҗәдә яхшы һәм арзан. Ул курортларга руслар, хосусан, Русия яһүдиләре тула. Анда бер дә яһүдидән курыкмыйлар. Бездә исә яһүди куркыныч халык, аны курортка кертергә ярамый.

Безнең Кавказ дөньяның оҗмахы булырлык бер урын булганы хәлдә, бер генә эшенең рәте юк. Табиб җитми, фатир җитми, су җитми, кыйммәт. Тереләм дип барган кешенең күбрәге канын бозып, элеккеге саулыгын да югалтып кайта. Чит мәмләкәт курортлары белән Кавказ курортларын күргән кеше ике арада никадәр аерма барын үзе күрә.

Кутаиси губернасында гаҗәеп бер мәгъдән чишмәсе барлыгын миңа бер инженердан ишетергә туры килде. Гаять шифалы булган шул суның һаман тикшерелгәне юк. Янында керер юньле урын, алыр нәрсә табылмый. Бөтен нәрсәңне, хәтта йоклар өчен караватыңны да үзең белән алып барырга кирәк. Бу фәкать бер мисал. Анда моның кебек мисаллар бик күп. Гүя, төзеклек, җитешлек чит мәмләкәткә генә махсус та, бездә алай булырга тиеш түгел.

Анда төзеклек булса, бездә мораль шәп. Безнең Русия үзенә бер юл белән бара, аның үзенә махсус үзенчәлекләр бар, диләр. Болар бар да дөрес, бар да бик шәп. Рус халкында рухның тирәнлеген вә байлыгын, русның моральле бер халык булуын аңардан берәү дә алачак түгел. Ләкин андый бөек рухлы бер халык һаман да шулай игътибарсыз вә дикъкатьсез булып торырга тиешмени? Хәлбуки, хәзергә бу шулай иде.

Без фикердә күк галәмендә йөзәбез, фикерләребез белән болытлар өстендә йөрибез. Әмма эшебез белән ыштансыз малайга охшыйбыз. Күршеләребез алай бик югары карамыйлар. Шуның өчен алар үзләре дә ыштан кияләр һәм безгә дә киертәләр. Әгәр аны алырлык көчебез булса, без үзебезнең мораль вә рух җиһәтебездән ваз кичмичә генә, үзебезгә ыштан да әзерләргә көчебез җитәр дип беләбез.

Ошбу сугышлар безнең күзебезне ачты. Без чит мәмләкәтләрнең базар һәм курортларыннан мәхрүм булгач, үзебезнең нигә мохтаҗ булганыбызны аңладык. Хәзер инде безгә үз көчебезне сарыф итеп, үзебезгә кирәк нәрсәне җиткерергә тырышу кирәк. Үз байлыгыбыздан үзебез файдаланыр көн җитте. Әйе, эш шулайга баргандай күренә. Бир Аллаһ! "Р.С."

"Кояш", 1915 ел, №605

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG