Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шотландия референдумына бәйле кайбер нәрсәләр


Шотландиядә референдум уза
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00

Шотландиядә бәйсезлек тарафдарлары

18 сентябрьдә Шотландия Британиядә калу яки бәйсез ил булып аерылып чыгу турында референдум уздыра. Азатлык бу референдум турындагы кайбер сорауларга җаваплар әзерләде.

Референдумга нинди сорау чыгарыла?

Бердәнбер сорау: Шотландия бәйсез ил булырга тиешме?

Референдум тарихы

Шотландия харитасы
Шотландия харитасы

Шотландия Англия белән сәяси берлеккә 1707 елда, Үзәк Америкада сәүдә колониясе булдыру омтылышы уңышсыз тәмамланганнан соң кушыла. Вәкаләтләрнең бер өлешен кире Эдинбургка (Шотландия башкаласы) тапшыру таләбе ХХ гасыр дәвамында көчәя барды. 1979 елда Шотландия вәкаләтләрне бүлешү турында беренче референдум уздырды. Ул чакта сайлаучыларның аз санда катнашуы аркасында референдум уңышсыз булып чыкты. Әмма 20 ел чамасы вакыт узгач оештырылган икенче референдум нәтиҗәсендә Шотландия парламенты төзелеп аңа сәламәтлек саклау, мәгариф, җирле идарә һәм башка мәсьәләләрдә карарлар чыгару вәкаләте бирелде.

2011 елгы Шотландия сайлавында сепаратист Шотланд милли фиркасе ныклы җиңүгә ирешкәннән соң, Британия һәм Шотландия хөкүмәтләре бәйсезлек референдумы уздырырга килеште.

Референдумда кемнәр катнаша һәм аның механизмы нинди?

Референдумда катнашу өчен төп шарт – яшәү рөхсәте булу һәм анда яшәү. Британия яки Европа берлеге илләренең теләсә кайсы ватандашы, әгәр рәсми рәвештә Шотландиядә теркәлгән һәм анда яши икән, бу референдумда тавыш бирә ала. Ә менә Шотландиядә туган, әмма читтә яшәүчеләрнең андый хокуклары юк. Британиядә сайлау хокукы 18 яшьтән генә бирелә, әмма бу референдумда 16-17 яшьлекләр дә катнаштырыла. Ничә генә кеше катнашса да, референдум нәтиҗәләре ил язмышын хәл итәчәк. Шотландиядә 4,4 милион сайлаучы яши. 2 сентябрьгә шуларның инде 97 проценты тавыш бирергә дип теркәлеп куйган. Шотландия өчен бу бер дә күрелмәгән хәл. Күпчелек ни дисә -- шул булачак.

Күпчелек уңай тавыш бирсә, Шотландия кайчан бәйсезлек алачак?

2016 елның 24 мартында. Лондон белән һәммә нәрсә турында сөйләшү өчен 18 ай вакыт аерылган. Тавыш бирү көнен дә махсус сайлаганнар. 1603 елның нәкъ шул көнендә ике илнең таҗы бергә кушыла. Шотландия патшасы Джеймс VI Англия патшасы Джеймс I-гә әверелә.

Шотландия патшабикәгә тугрылыклы булып калырмы?

Әйе, патшабикә илбашлыгы булып калачак. Бу референдумда 1707 елгы сәяси берлек язмышы карала, бер гасыр элегрәк булган таҗлар берләшүе түгел. Әмма киләчәктә бәйсез Шотландия монархиядән котылу референдумы да оештырырга мөмкин. Кайбер белгечләр патшабикә Шотландиядә дә, Канада яки Австралиядәге кебек, үзенең генерал-губернаторын булдырырга мөмкин дип исәпли.

Фунт стерлинг Шотландия акчасы булып калырмы?

Фунт стерлинг мәсьәләсе бу референдумга бәйле иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бәйсезлек тарафдарлары Британия белән валюта килешүе аша, яки "стерлинглаштыру" аша Шотландия стерлинглы ил булып кала алыр дип исәпли. Бәйсезлеккә каршы фиркаләр исә андый валюта килешүе мөмкинлеген кире кага. Британиянең үзәк банкы башлыгы да икенче бер суверен илдә фунт стерлингларның кулланылу мөмкинлеген кире какты. Әмма бәйсезлек тарафдарлары валюта килешүе Британиягә дә файдалы булачак дип тәкрарлый.

Шотландия Европа берлегенә кушылырмы?

Кушылыр кебек, әмма кайбер билгесез нәрсәләр дә бар. Бәйсезлек тарафдарлары Шотландиядә, Европа берлегенә соңгы елларда кушылган илләрдән аермалы буларак, Европа берлеге нормалары һәм кануннары инде үтәлеп килә, ди. Шуңа күрә кушылу өчен әзерлек процессы озакка сузылмаячак. Шул ук вакытта үзләрендә дә бәйсезлеккә омтылучы төбәкләр булган Испания яки Бельгия кебек илләр Шотландиянең Европа берлегенә кушылуына киртә куярга мөмкин.

Шотландия НАТОга керерме?

Бәйсезлек өчен көрәшүче төп сәяси оешма – хакимияттәге Шотланд милли фиркасе Шотландияне НАТО әгъзасы итеп күрергә тели, әмма илдә Британиянең "Трайдент" атом-төш ракеталары системы торуга каршы чыга. НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен бәйсез Шотландиянең бу оешмага алуны сорап мөрәҗәгать итәргә һәм башка әгъза илләрнең ризалыгын алырга тиеш булачагын әйтте.

Бәйсезлеккә каршылар җиңсә, ни булачак?

Бәйсезлеккә каршы чыгучы өч төп фирка – Консерваторлар, Лейбористлар һәм либерал демократлар – әгәр дә күпчелек бәйсезлеккә каршы тавыш бирсә, Шотландиянең күбрәк вәкаләтләр алачагын вәгъдә итә. Шотландия парламентына салымнар, чыгымнар, төрле социаль мәсьәләләрдә киңрәк автономия биреләчәк. Шотландия референдумы бар илгә тәэсир итәргә, башкалар да киңрәк автономия сорый башларга мөмкин. Британия вице-премьеры Ник Клегг Англиядә үзәкнең кайбер вәкаләтләрен төбәкләргә тапшырырга чакырды.

XS
SM
MD
LG