Accessibility links

Кырымтатар милли мәҗлесе бинасында тентү бара


Акмәчеттә полиция хезмәткәрләре Кырымтатар милли мәҗлесе бинасында тентү алып бара. Алар Русиядә тыелган ислам әдәбиятын һәм документларны эзли. Мәҗлес бинасы камап алынган.

Сишәмбе иртән Мәҗлес әгъзасы булган Эскендер Бариев өендә тентү уздырып компьютер җиһазларын алганнар иде.

Дүшәмбе битлек кигән билгесез өч кеше кулларына корал тоткан килеш Мәҗлес бинасыннан Украина әләмен алып ташлады. Корылтайның ревизия комиссиясенең элекке әгъзасы Курсәит Абдуллаев әлеге тентүләрне һәм һөҗүмне кырымтатарлары оешмасының 14 сентябрьдә “Дәүләт шурасы” сайлауларын бойкотларга чакыруы белән бәйли.

XS
SM
MD
LG