Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:54

Кырымтатар мәҗлесендә, активистлар өендә тентүләр


Мәҗлес бинасы, 16 сентябрь иртәсе

Мәҗлес бинасы, 16 сентябрь иртәсе

Мәҗлес әгъзасы Эскендер Бариев өендә тентү, Мәҗлеснең Карасубазар бүлеге рәисе Мостафа Асабадан сорау алу, Мәҗлес бинасында тикшерүләр.

Кырымтатарлар 14 сентябрь узган сайлауларга март аендагы референдум кебек үк бойкот белдермәсә дә, беренче тапкыр Русия кануннары нигезендә узган тавыш бирүдә кырымтатарларның 10%тан артыгы катнашмады. Кемдер бу көнне башка эшләр белән мәшгүль булганын әйтте, кемдер Мәҗлеснең "бу сайлауга бармау карарын үтәвен" белдерде. Мәҗлес әгъзасы Эскендер Бариев август аенда "әлеге сайлауга барып кырымтатарлары ялгышачак", дигән иде.

Сишәмбе иртән Бариевлар гаиләсен битлек кигән берничә кеше кереп уяткан. Ике кечкенә баласы (кечкенәсенә бер яшь тә тулмаган) булган Бариев өйне тар-мар итеп нәрсәдер эзләгән тикшерүчеләргә каты гына кисәтү ясаган. Мәҗлес әгъзасенең компьютерын, ноутбугын алып киткәннәр, протокол төзегәннәр. Тентүнең сәбәбен дә, нәрсә эзләгәннәрен дә әйтмәгәннәр.

Мәҗлеснең Карасубазар (Белогорски) бүлеге рәисе Мостафа Асаба өендә уздырылган тентүдә "Русиядә тыелган дини һәм милли китаплар" табылган. Мостафа Асабаны полициягә сорау алуга алып киткәннәр. Моның өчен мәхкәмә карары булган. Алып китүнең сәбәбе - 3 май көнне милли юлбашчылары Мостафа Җәмилевны Әрмәни базардагы чик буенда каршы алырга барып "тәртип бозу" булган.

Акмәчеттә полиция хезмәткәрләре журналистларга һәм кырымтатарларга кулга алу белән яный-яный Кырымтатар милли мәҗлесе бинасында тентүләр башлаган.

Сишәмбедә булган тентүләр турында Азатлык Саки районы мәҗлесе рәисе Искәндәр Билалов белән сөйләште. Сез бу тентүләрне ничек бәялисез, дигән сорауга ул "алар нәрсә эзләгәнен һәм нәрсә тапканын карарбыз, бу мәсьәләне мәҗлестә өйрәнербез, аннары бер нәтиҗә чыгарырбыз" диде.

Шуны да әйтергә кирәк, Кырымда ислам әдәбиятын эзләү гамәлләре шәхси кешеләрдән башланган булса, хәзер инде тентүләр оешмаларга күчте. Кайбер кырымтатар оешмалары аларда булган ислам, кырымтатар милли хәрәкәте белән бәйле төрле китап, язмалардан котылып, аларны кайберләре яга, кайберләрә яшерә башлады.

Болай дәвам итсә, чират инде кырымтатар редакцияләрәнә, нәшриятләренә, мәктәпләренә дә җитәргә мөмкин. Мәсәлән, Бакчасарай районындагы Сюрень (Танковое) авылында урнашкан талантлы балалар өчен лицей-мәктәпне (укучыларның күбесе кырымтатар), Кырым индустриаль-педагогика университетының китапхәнәсен (6 мең студентның яртысы кырымтатар) инде тикшерделәр. Димәк, хакимият кырымтатарлардан шикләнә, яисә куркытмакчы була. Ни өчендер Кырымда иң зур булган православ динен тотычуларга, урыс оешмаларына хакимият ягыннан бәйләнүче юк.

Мостафа Җәмилев Кырымны басып алганнан соң кайбер билгеле оешмалар кырымтатарларга "бишенче колонна" кебек карый, Кырымда ниндидер хәл килеп чыкса, алар беренче чиратта кырымтатарларга тотыначак, дип кисәткән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG