Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:38

“Донецки халык республикасы” җитәкчелеге Донбассның аерым төбәкләренә махсус статус бирүне кирәксенми


Үзбилгеләнгән “Донецки халык республикасы” җитәкчелеге Донбассның аерым төбәкләренә махсус статус бирү канун өлгесе актуаль түгеллеген әйтте. Әлеге канун өлгесен Украина президенты Петр Порошенко алдагы көнне парламентка тәкъдим иткән иде. Югары Рада аны бүген хуплады.

Шулай да, сепаратист җитәкчеләрнең берсе саналган Андрей Пургин сүзләренчә, әлеге хәл “киләчәк сөйләшүләр өчен бер уртак юл була ала”.

Шул ук вакытта “Лугански халык республикасы” вәкиле Игорь Плотницкий әйтүенчә, канун өлгесендә шактый аңлашылмаучанлык булса да, нигездә ул сепаратистлар таләпләренә туры килә.

Документ сепаратистларга амнистия, урыс телен куллану хокукы гарантиясе, прокуратура һәм мәхкәмә җитәкчеләрен билгеләүнең аерым тәртибе, Донецки һәм Лугански өлкәләрен социаль яклауны күздә тота.

XS
SM
MD
LG