16-19 октябрьдә Новосибирски шәһәрендә VII Себер татар яшьләре фестивале уздырылачак. Аны Новосибирски өлкәсендәге татар мәдәнияте үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан мәдәният министрлыгы, җирле татарларның һәм федераль милли мәдәни автономиясе оештыра.
Максаты - Себер төбәкләрендә яшәүче татар яшьләрен таныштыру, дуслаштыру, берләштерү.
Татар конгрессы сәхифәсе хәбәр итүенчә, фестивальдә яше 35 тән артмаган яшьләр катнаша ала.
Чарада танышу кичәләре, вокал, хореография, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар, тарих, дин мәсьәләләренә багышланган лекция-дискуссияләр, уеннар, түгәрәк өстәлләр уздырылачак.
Фестиваль «Себер яшьләре, алга!» дип исемләнгән катнашучылар һәм Татарстан эстрада йолдызлары чыгыш ясаячак гала-концерт белән тәмамланачак.