Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:39

Кырымтатарлар сайлауны бойкот иткәнме, юкмы?


Кырымтатар мәҗлесе 14 сентябрь узган сайлауны бойкот итергә чакырган иде. Хакимият тарафлы мәгълүмат чаралары кырымтатарлар сайлауда актив катнашты дип хәбәр итте.

Кырымда узган Кырым дәүләт шурасына сайлауда 5 процент киртәне “Бердәм Русия” һәм ЛДПР намзәтләре үтте. Фирка исемлекләре буенча “Бердәм Русия” өчен 70.18% сайлаучы тавыш биргән, шулай ук Кырымдагы һәммә 25 мажоритар бүлгедә дә “Бердәм Русия” намзәтләре җиңгән. ЛДПР 8.49% тавыш җыйган.

Шулай итеп, Кырым Дәүләт шурасына сайланган 75 депутатның 70 – “Бердәм Русия”дән, 5 – ЛДПРдан булачак. 75 депутатның 50 депутаты фирка исемлекләреннән, 25 – мажоритар бүлгеләрдән сайланды.

Кырымның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Михаил Малышев Дәүләт шурасына узган сайлаулар нәтиҗәләрен раслап, сайлауда 53.61% сайлаучы катнашканыны белдерде.

“Бердәм Русия” исемлеге буенча Дәүләт шурасына кырымтатарлардан элекке Дәүләт шурасында вице-спикер булган Ремзи Ильясов (исемлектә 3нче), депутатлар Лентун Безазиев (исемләктә 20нче), комиссия рәисе Эдип Гафаров (исемлектә 40нчы) узалар. Димәк 75 депутаттан өчесе кырымтатар. Ремзи Ильясовның вице-спикер вазифасын саклап калу, хәтта беренче вице-спикер булу ихтималы да юк түгел, тик өч депутатның кырымтатарлар мәнфәгатьләрен тулысынча яклый алачаклары икеле.

9 октябрьдән Министрлар шурасы урыныннан китә. Яңа Дәүләт шурасы исә Кырым башлыгы итеп Путин тәкъдим иткән өч намзәтнең берсен билгеләячәк. Бу вазифага кырымтатарлардан ректор Февзи Якубовны “Гадел Русия”, Сейтумер Ниметуллаевны (Украинаның Херсон өлкәсе Генически районының элекке җитәкчесе) “Ветераннар фиркасе” тәкъдим иткән, ләкин башлык итеп Сергей Аксенов сайланачагын зур ихтимал белән фаразлап була.

Билгеле булганча, Мәҗлес Кырымда 14 сентябрь узган сайлауларны бойкот итергә чакырган иде. Кырымтатарларның бу сайлауда катнашканы-катнашмаганы хакында төрле мәгълүматлар булды. Хакимият медиалары кырымтатарлар катнаштылар дип хәбәр итеп тордылар. Һәтта 14 сентябрьдә бер сайлау урынына никах-туйлары булган кырымтатар кияү белән киленнең тавыш бирергә килгәннәрен, Кырым хакимияте аларны котлап кер юу машинасыны бүләк иткәнен җирле телевидение кабат-кабат күрсәтеп торды.

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев исә кырымтатарларның бары тик 10% чамасы гына сайлауда катнашты, гомумән, сайлауда Кырымда активлык түбән булуын, бу сайлауларны беркем дә танымаячагын әйтте. Шундый бер-берсенә каршы караш белдерелде сайлауларга.

Шуны да әйтергә кирәк, кырымтатар сайлаучыларының саны бүген 180 мең чамасы. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Михаил Малышев сайлауларда 53.61% сайлаучы катнашканын белдерде. Бу күрсәткеч 16 мартта узган референдум күрсәткечләреннән шактый түбән һәм күзәтүчәләр сайлау урыннары ябылу алдыннан кичке алтыдан башлап килгәннәрнең саны шактый үскененә шик белдерә.

Шуны да әйтергә кирәк, район, шәһәр, авыл шураларына 383 кырымтатар үзләренең намзәтләрен күрсәткәне хәбәр ителгән иде. Тик менә алардан күбесе депутат итеп сайлана алмаячагын фараз итәргә мөмкин. Мәсәлән, Карасубазар (Белогорск) районында Бахчаэли (Богатое) авыл шурасына 21 намзәтнең 6сы кырымтатар, ләкин сайлау нәтиҗәләре буенча кырымтатарлардан ихтимал тик 2 кеше генә уза ала, алар да иң түбән тавышлар белән уза ала. Шундый ук хәл башка урыннарда да.

Кырымда депутатлыкка намзәт итеп күрсәтәлгән 383 кырымтатарның 70е Сак районыннан дип белдерде Сак мәҗлесе рәисе Эскендер Билялов. Сак җирле мәҗлесе берничә утырыштан соң сайлауда катнашырга кирәк дигән карар алган һәм бу карар үзәк Мәҗлескә дә юлланган. Сайлаулар нәтиҗәсендә бу районда авыл һәм шәһәр шураларына 23 кырымтатар депутаты сайланган. Элек кырымтатарлар депутатлыкта 20% тәшкил иткән булсалар, бу районда хәзер 16% диде Билялов. Шәхәр шурасына элеккечә ике депутат узган, берсе мажоритар бүлгедән, икенчесе исемлек буенча. Ике депутат шәһәр шурасындагы депутатларның 10% тәшкил итә, шәһәрдә кырымтатарлар 7% тәшкил итә, диде Азатлыкка Эскендер Билялов. Нәтиҗәләргә комментар ясап ул, Мәҗлес бойкотка чакырмаган булса, без бәлки тагын да күбрәк депутатларны уздырыр идек, диде. Шулай ук ул кырымтатарларга квоталар булмаса, алар тиешле дәрәҗәдә депутатларны уздыра алмаячаклар, дип саный.

Кырымның милләтара мөнәсәбәтләр дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов сүзләренчә, Кырым буенча барлыгы 200гә якын кырымтатар депутат итеп сайланган.

Мәҗлестә исә бойкотка ике төрле караш булган иде. Дәүләт шурасына сайлауны бойкот итәргә, ә менә җирле шураларга, кырымтатарларның җирле мәсьәләләрен хәл итү өчен катнашырга дигән фикер бар иде, ләкин соңында сайлауларны тулаем бойкот итәргә кирәк дигән карар алынды. Имеш кырымтатарлар бу сайлауларда катнашса, алар Кырымның аннексиясен таныйлар кебек кабул ителә ала. Бу аргументны Мостафа Җәмилев китергән иде.

Шуны да әйтергә кирәк, Кырымда 2010 елда узган сайлауларда, ягъни Украинада булганда, кырымтатарлар үзләренең 1 мең депутатын төрле шураларга уздыра алган иде. Дөрес, ул вакытта алар сайлауны бойкот итмәгән иде. Бу юлы кырымтатарларның үз депутатларын уздыра алмаганы чыннан да аларның бу сайлауларны бойкот иткәненең ачык мисалы түгелме?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG