Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина һәм Европа берлеге ассоциация килешүен ратификацияләде


Украина югары радасы Европа берлеге белән ассоциация килешүен ратификацияләде. «УНИАН» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, ратификацияләүне 355 депутат хуплаган. Тавыш бирүдән соң ук документны Украина президенты Петр Порошенко имзалаган.

Страсбургта Европа парламенты пленар утырышты шулай ук Европа берлеге һәм Украина ассоциация килешүен ратификацияләде.

27 июнь көнне Украина һәм Европа Берлеге Брюссельдә ассоциация турында килешүнең икътисади өлешен имзалаган иде инде. Әлеге документ ирекле сәүдә зонасын булдыруны күздә тота.

Шул ук вакытта Украина һәм Европа Берлеге килешүдәге ирекле сәүдә зонасын эшләтүне бер елга – 2015 елның 31 декабренә кадәр кичектерергә карар кылды.

XS
SM
MD
LG