Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:57

«Система» ширкәте идарәчеләр шурасы рәисе Владимир Евтушенковка «Башнефть» эше нигезендә «акча юуда» гаепләү белдерелгән. Ул ноябрь уртасына кадәр өй сагына алынган. Шул ук вакытта бизнесменның якыннары Евтушенков «Башнефть»ны саткан булса проблемнар чыкмаган булыр иде дип саный.

«Роснефть»ның сүзчесе Михаил Леонтьев ширкәтнең Евтушенковның өй сагына алуына бернинди катнашы булмавын әйтте.

Ул шулай ук ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковскийның “Роснефть”ның “Башнефть” хиссәләрен үзләштерергә теләве турындагы белдерүләрен “сафсата” дип атады.

XS
SM
MD
LG