Accessibility links

Псков депутаты Украинада һәлак булган десантчылар турында хәрби прокуратурага мөрәҗәгать юллады


Псков депутаты, «Яблоко» фиркасе җирле бүлеге рәисе Лев Шлосберг Украинада үлгән дип шикләнелгән 12 хәрбинең һәлак булу нечкәлекләре турында сорап Русия баш хәрби прокуратурага мөрәҗәгать юллады.

Шлосберг нинди боерыклар нигезендә солдатларның хәрби бүлектән китүен, ни сәбәпле һәлак булуын, моның өчен кем җавап тотачагын, гаиләләренә нинди дә булса социаль ташламалар каралуы турында белүне таләп итә.

Шлосберг Украина көнчыгышындагы сугышларда Русия хәрбиләренең катнашуы турында бәйсез тикшерү уздырган. Аның сүзләренчә, Псковтан 12 десантчы 12 июльдән 3 сентябрь аралыгында Донбасстагы бәрелешләр нәтиҗәсендә һәлак булган.

Август азагында депутатның һәлак булган солдатлар турындагы язмасыннан аңа һөҗүм булган иде. Элегрәк солдатларны җирләүләр һәм бу десантчыларның каберлекләрен күрсәтергә тырышкан журналистларга да һөҗүмнәр оештырылган иде.

XS
SM
MD
LG