Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә мәҗлес бинасыннан соң, мәчетне тикшерәләр


17 сентябрь көнне Акмәчетенең Якъмурча районы мәчетендә прокуратура хезмәткәрләре тикшерү уздырды. Алар Русиядә тыелган ислам әдәбияты исемлегендә булган өч китапны һәм тикшерү өчен тагын биш китапны алган.

Җирле мәҗлеснең җитәкчесе Шәүкәт Бекиров сүзләренчә, прокуратура хезмәткәрләре мәчетләрдә намаз укуны һәм экстремизм белән шөгыльләнү-шөгыльләнмәүне дә тикшерә.

Мәчеттән тыш, бүген Акмәчет янындагы Болганак авылындагы кырымтатар өйләрендә дә тентүләр узган.

Моннан тыш, Кырымтатар мәҗлесе бинасына мәхкәмә приставлары белән кабат ФСБ хезмәткәрләре килеп «Кырым» фонды» милкен алырга җыена.

XS
SM
MD
LG