Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:50

Прокурор Бәйрәмовага шартлы хөкем таләп итә


Фәүзия Бәйрәмова һәм яклаучы Әнәс Батаев мәхкәмә бүлмәсендә. 17 сентябрь

Фәүзия Бәйрәмова һәм яклаучы Әнәс Батаев мәхкәмә бүлмәсендә. 17 сентябрь

17 сентябрь Чаллыда Милли Мәҗлес рәисе, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага карата мәхкәмә эше дәвам итте. Прокурор "Гаепләнүченең гаебе дәлилләнде, йомшарту вазгыятен исәпкә алып, шартлы рәвештә бер елга хөкем итәргә" дигән сүзләрен җиткерде.

Мәхкәмә утырышында Фәүзия Бәйрәмованың Фейсбуктагы “Хайваннар һәм корбаннар” язмасын, Милли Мәҗлеснең Украинадагы һәм Кырымдагы вазгыять уңаеннан белдерүен укып нәфрәтләнгән, алар милләтара низаг чыгара ала дип санап ФСБга мөрәҗәгать иткән шаһит та катнашты.

Фәүзия ханым, аның яклаучысы Әнәс Батаев шушы шаһитның ни рәвешле, теркәлепме, теркәлмичә генәме Фейсбукта “дуслар”га керүе белән кызыксындылар. Шаһит теркәлмичә генә керүен, шул язмаларны укуын белдерде. Фәүзия ханым үз чиратында теркәлмичә керүне “җимереп” керү дип бәяләде, шушы шаһитны мәхкәмәгә бирәчәген әйтте. Бәйрәмовага карата чара күрүне таләп итеп ФСБга мөрәҗәгать иткән бу кеше бүгенге көндә эшсез икән, махсус урта белемле.

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова мәхкәмә залында Магнитогорски тарафларыннан үзен яклап җибәрелгән хатларны гаепләү эшенә теркәү өчен тапшырды. Бу хатка Фәүзия ханымны яклап илледән артык кеше имза куйган. Алар заманында Себергә сөрелгән татарларның оныклары икән. Шушы хатта “Фәүзия Бәйрәмованы хөкем итү – татар халкын хөкем итү” дигән юллар да бар. БТИҮнең соңгы корылтаенда Фәүзия ханымны яклау мөрәҗәгате дә, милли хәрәкәт активисты Тәлгат Әхмәдишинның Чаллы шәһәр мәхкәмәсе казыена юллаган мөрәҗәгате дә гаепләү эшенә теркәлде. "Әлеге мәхкәмә эше Фәүзия ханымның татарлар хокукларын яклавы, актив сәяси эшчәнлек алып барганы өчен, шушы эшчәнлектән риза булмаган хакимият, көч структуралары тарафыннан ачылды”, диелә Халыкара төрки яшьләре берлегенең шәрәфле президенты Тәлгать Әхмәдишин мөрәҗәгатендә.

Әлегә Фәүзия ханымга гаепләү карары укылмады. Бу гамәл 1 октябрьгә кичектерелде. Мәхкәмәнең шушы өлешеннән соң без гаепләнүчегә берничә сорау бирдек.

– Фәүзия ханым, алда тагын мәхкәмә утырышлары көтә. Аның барышын ничек бәялисез?

– Мәхкәмә бик йомшак оештырылган. Шаһитлар да бик йомшак. Нәрсә сөйләгәннәрен, укыганнарын, әйткәннәрен белмиләр. Моны ФСБ оештырган. Экспертизаның да очы-очка ялганмый. Мин мәхкәмәне сәяси эзәрлекләү, дөреслекне әйткән, мөселманнарны яклаган, аларны җәзалауларны дөньяга чыгарган өчен үч алалар дип бәялим. Әмма мин гаепләүләр белән килешмим. Аллаһы тәгалә миңа гомер, иман биргән икән, яздым, язам һәм язачакмын.

– Прокурор шартлы хөкем сорый. Монысын ничек кабул иттегез?

– Теге юлы да мине бер елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр. Аның белән йөреп карадым. Уңайсыз яклары бик күп. Барыбер хөкем ителгән санала. Чит илләргә чыга алмыйсың, паспортыңны алалар. Русия буенча йөрергә дә рөхсәт кирәк. Ай саен теркәлергә йөрисең. Һәм шушы хөкем чорында алар күзлегеннән ялгыш бер сүз әйтсәң, шартлы хөкемне төрмә белән алыштырырга мөмкиннәр. Ягъни, абынганны көтеп кенә торалар.

Теге юлы утыртып куярга сәбәп бирмәдем. Ләкин бу юлы минем эшчәнлекне туктату өчен нык эзәрлеклиләр, һәр сүзем, адымым күзәтү астында. Мине генә түгел, Казанда Имаевны да читлек эчендә хөкем итәләр. Ул да булган башбаштаклыкларны күтәргән иде, Мәскәүгә барып матбугат очрашулары уздырган иде. Кем Чистай мөселманнарын яклап чыкты, аларны бүген хөкем итәләр. Авызларыбызны башка ачтырмас өчен бөтереп төрмәгә тыгарга тырышалар. Аллаһы тәгалә бар, ул аларга мондый мөмкинлекне бирмәячәк, иншалла, дөреслек өскә чыгачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG