Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:57

"Алдан тавыш бирү тулысынча фальсификация булды"


"Русия коммунистлары" фиркасенең Түбән Кама һәм Чаллы җитәкчеләре Николай Максимов (с) һәм Татьяна Гурьева

"Русия коммунистлары" фиркасенең Түбән Кама һәм Чаллы җитәкчеләре Николай Максимов (с) һәм Татьяна Гурьева

"Русия коммунистлары" фиркасенең Чаллы комитеты беренче секретаре Татьяна Гурьева киләсе сайлауларда алдан тавыш бирүләргә каршы көрәшәчәген, ахыр чиктә бойкотлау чарасын куллану мөмкинлеге хакында белдерде.

Әлеге фикерләр узган сайлау нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында әйтелде. “Русия коммунистлары” фиркасе Русиядә иң яшь фиркаләрнең берсе. Гурьева әйтүенчә, яңа фирка узган ел Геннадий Зюганов җитәкләгән КПРФ, Татарстандагы бүлек рәисе Хафиз Миргалимов хакимият ягына авышканнан соң протест йөзеннән оештырылган.

“Русия коммунистлары” Татарстанда 2.4%, Чаллыда 6.8% тавыш җыйган. Гурьева узган сайлауда булган хәрәмләшүләр, алдан тавыш бирүләрнең “Бердәм Русия” файдасына булуын ассызыклап чыгыш ясады.

“Чаллыда алдан тавыш бирүдә барлык сайлаучыларның 21% чамасы тавыш бирде дип санала. Чынбарлыкта мондыйларның саны шактый күп. Бу хакта әйтмиләр. Алар үзләре бу саннардан куркып калдылар, аны халыкка җиткерүдән уңайсызландылар булса кирәк. Алдан тавыш бирелгән бюллетеннәр сайлау көнне урналарга ташланды. Безнең фирка бу сайлауларда ахыргача катнашты. Ләкин алдан тавыш бирү системы алга таба да сакланып кала икән, сайлауда катнашуның мәгънәсен күрмим. Озакка сузылган сайлаулар белән сайлауның үзен бетерделәр. Сайлау исеме астында барган циркта катнашуда кирәклеген күрмим. Сайлау легитим булмады. Бу күренешне без хакимиятне яулап алу дип бәялибез һәм коммунистлар буларак анда катнашырга хакыбыз юк.

Без бу кампаниянең азагына кадәр катнаштык, күзәттек һәм аның нәрсә икәнен күрдек. Беркадәр вакыттан без, фиркаләр, патриотик көчләр алдан тавыш бирүне бетерү, юкка чыгару буенча кампания башларга тиешбез. Парламент фиркаләре вәкилләре Зюганов, Жириновский, Миронов алдан тавыш бирүне хуплап чыгыш ясаганнар иде. Хәзер инде елыйлар. “Бердәм Русия” аларны да бик “түбән төшерде”, шуңа хәзер алдан тавыш бирүне бетерү буенча тавыш куптарып йөриләр. Югыйсә, алар ук бердәм сайлау көне, алдан тавыш бирүгә тыныч кына тавыш биргәннәр иде. Канун бозулар, башбаштаклыклар буенча каршылык чараларына чакырмадылар. Конституция принциплары да бозылды. Ул принциплар ирекле, ачык, үтә күренмәле сайлау турында. Димәк, барлык принциплар бозылды.

Без алдан тавыш бирүләрне юкка чыгаруны үзебезнең бурыч итеп куябыз. Шулай булмаса, алдагы сайлауларны бойкотлау мәсьәләсен күтәрәбез. Алдан тавыш бирүләрдә бюллетеньнәрне тулысынча алыштырдылар. Безнең комисиянең берничә әгъзасы алдан тавыш бирелгән беркадәр бюллетеньне тикшерде һәм аларның барысында да “Бердәм Русия” өчен тамга куелган була. Тавыш бирүдә ширкәтләр эшчеләре дә, хезмәткәрләре дә, бюджетта эшләүчеләр дә катнашты. Сөйләшергә туры килгән кешеләрнең барчасы безнең өчен, КПРФка тавыш бирүләрен әйттеләр. Алдан тавыш бирелгән бюллетеньнәрдә башка фиркаләр өчен тамга куелмаган иде. Шул алдан тавыш бирү юлы белән сайлауда тулысынча фальсификация ясалды.

Матбугат чарасында катнашучылар

Матбугат чарасында катнашучылар

Моңарчы булган алдашулардан соң инде сайлау көнне классик фальсификацияләргә урын булмас, калмас, дигән идек. Булды. Безнең комисся әгъзалары бик игътибарлы иде. КПРФ, безнең фирка исеменнән “Бердәм Русия” үз күзәтүчеләрен куюын да искәрттек. Алты кеше икешәр тапкыр тавыш бирде. Болары без искәрткәне. Шундый юллар белән 80-90% ясадылар. Сайлауга килүчеләр 50%тан күп булмады. Ә безнең тавышларны киметеп күрсәттеләр. Татарстанның элекке президенты белән бүгенге президенты арасындагы мөнәсәбәт тә “Бердәм Русия”гә тавышның зур күпчелеген бирергә этәргәндер. Миңнеханов идарәсе Шәймиев чорындагы сайлауларга караганда “Бердәм Русия” өчен тавышны күбрәк җыйды”, диде Татьяна Гурьева.

Шушы матбугат очрашуында әлеге фирканең Түбән Кама шәһәре беренче секретаре Николай Максимов та катнашты. Ул да хәрәмләшүләрнең булуы, алдан тавыш бирүләргә каршы ныклап көрәшергә кирәклеге хакында сөйләде.

XS
SM
MD
LG