Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда Татарстан көннәре. Петропавел татарлары мәчет өчен көрәшә


Дин-Мөхәммәт мәчете
Дин-Мөхәммәт мәчете

Казакъстанның Петропавел (Кызылъяр) шәһәрендәге татарлар мәхәлләне саклап калу өчен инде берничә ел мәхкәмә юлларын таптый. Алар Миңнехановның Назарбаевка аларны яклап әйткән бер сүзе мәчетне һәм татарларны саклап калырга ярдәм итәр иде дип саный.

19-20 сентябрь көнне Астанада Татарстан көннәрендә катнашу өчен республикадан бер төркем түрәләр китте. Анда шулай ук Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә. Рәсми сәхифәләр язуынча, Миңнехановның Казакъстандагы татарлар белән дә очрашуы күздә тотыла.

Шул ук вакытта Казакъстанның 10 меңнән артык татар яшәгән Кызылъяр (Петропавел) шәһәре Дин-Мөхәммәт татар-башкорт мәхәлләсе җитәкчесе Рафаил Рәҗәпов әлеге көннәр турында бөтенләй ишетмәгән.

Әлеге мәхәллә инде берничә ел дәвамында мәчетне яптырмау, дөресрәге анда татарча вәгазьләр сөйләү өчен көрәш алып бара, чөнки Казакъстан мөфтияте әлеге мәчетне үзенә алу өчен, ягъни филиал итү өчен тырыша, ә бу очракта инде татарча вәгазьләр сөйләү, татар теле курслары тукталачак һәм ул татарларның туплану урыны булып тора алмаячак.

Мәхәлләнең рәисе Рафаил Рәҗәпов Азатлыкка әйтүенчә, мәчетне инде рәсми рәвештә япканнар, әмма әлегә татарларга йөрергә рөхсәт итәләр.

“Мәхкәмә карары белән мәчетенең барлык милкен акиматка күчерделәр. Муниципаль оешма аннары аны кемгә тели шуңа бирә. Әлегә мәчеттән кумадылар. Куа калсалар татарлар митингка чыгу белән яный”, ди ул.

Рәҗәпов әйтүенчә, алар Татарстанның Казакъстандагы вәкиллегенә дә мөрәҗәгать итеп караган, чөнки бу татарларны туплау, ана телендә сөйләшү урыны булып тора, әмма “буш” җаваплардан башка бернинди ярдәм булмаган.

Рафаил Рәҗәпов
Рафаил Рәҗәпов

“Имеш без башка дәүләттә яшибез дип әйтәләр. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Казакъстан президентына безне яклап әйткән бер сүзе дә хәлне үзгәртә алыр иде. Миңнехановка интернетка язып карадык. Назарбаевка да хатлар яздык, әмма бер генә җавап та булмады. Монда бит без килмешәк түгел, без шушында туып үсүчеләр. Хәтта XIII гасырдагы татарларның каберлекләре сакланган. Бу тулысныча татарлар шәһәре булган. Ә хәзер мине дәүләт теле булган казакъча вәгазь сөйләми дип битәрлиләр. Таралып яшәгәнгә безгә үз милли традицияләребезне, мәдәниятебезне саклау бик авыр”, ди ул.

Кызылъяр татарларының яшь буыны ана телен бик начар белә икән, шуңа имам вәгазьләрне татарча алып бара, әгәр мәчеттән куып чыгармасалар, октябрьдән татар теле курслары башланачак.

Рәҗәпов киләчәктә ярдәмне Русия президенты Владимир Путиннан сорамакчы.

“Татарстан Казакъстан җитәкчелегенә үз исеменнән мөрәҗәгать итә алмый бугай. Шуңа Путинга язачакбыз. Дәүләтара нигездә мәсьәләне хәл итсеннәр”, ди ул.

Рәҗәпов сүзләренчә, аның татарлардан күңеле кайта башлаган.

“Безнең халыкта үҗәтлелек, үз хокукың өчен көрәш кебек чалымнар юк. Чечен-ингушны, казакъны, урысларны мыскыл итеп кара син, хәзер күтәрелеп чыгачак. Татарлар шул Сабантуй уздыра, бәйрәм итә, әлбәттә болар барысы да кирәк, әмма болай барса тел бетәчәк, ә ана теле бетсә инде милләт тә бетәчәк. Татарстандагы татарлар гына калачак, ә башка яклардагы бөтен татарлар ассимиляцияләнәчәк”, ди ул.

XS
SM
MD
LG