Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:33

Мартта кардәшлек турында сөйләгән Казан хәзер Кырымдагы хәлләргә дәшми


Март аенда Кырымны басып алыр алдыннан, кырымтатарлар белән туганлык, ярдәмләшеп тору турында күп сүзләр сөйләгән Татарстан түрәләре, хәзер кырымтатарларны эзәрлекләү башлангач, авызларына су капты.

Кырым башкаласы Акмәчеттә 18 сентябрьдә мәхкәмә вәкилләре Кырымтатар мәҗлесен, "Кырым" хәйрия вакыфын, "Авдет" газеты редакциясен йортларыннан куып чыгарды. Мәҗлес урнашкан бинага 15ләп мәхкәмә хезмәткәре килде һәм хөкем карары нигезендә "Кырым" хәйрия вакыфының барлык күчемсез милке, шул исәптән Шмидт урамында урнашкан әлеге бина һәм банк хисапларының тартып алынуын белдерде. "Кырым" вакыфына үз милке белән эшчәнлек алып бару да тыелды.

Русиянең Кырымны аннексияләвенә ярты ел тулганда кырымтатарларга карата репрессияләр моңарчы күрелмәгән колач алды. Көн саен таң атканда кораллы полиция, прокуратура вәкилләре килеп аларның өйләрен астын-өскә китереп тенти. 17 сентябрьдә, мисал өчен, Акмәчет янындагы Булганак (Кольчугино) авылына да килеп анда дүрт өйне тентегәннәр. Тентүчеләр корал, наркотик, тыелган дини китаплар эзләүләрен әйткән.

Тентүләр кырымтатар телендә укытучы мәктәпләргә, мәчетләргә дә килеп җитте. Фонтаны бистәсендәге мәчеткә тентүчеләр намаз вакытында бәреп кергән.

22-23 сентябрь көннәрендә Нью-Йоркта үтәчәк асаба халыкларга багышланган БМО конференциясендә катнашу өчен юлга чыккан Надир Бекировка һөҗүм булды. Ул тоткарланды һәм соңрак җибәрелсә дә, аның паспортын алып калдылар. Бекиров - Кырымдагы асаба халыкларны өйрәнү һәм ярдәмләшү фонды мөдире, Нью-Йорк җыенына чакырулы иде.

Исмәгыйль Гаспралы исемендәге кырымтатар китапханәсе дә бәйсез оешма булудан туктады, Русия юридик кысаларына күчерү сылтавы белән ул Русия дәүләт милкенә әверелдерелде.

Репрессияләр шулай кисәк көчәеп киткән авыр көннәрдә ялгыз калган кырымтатарлар Казандагы кардәшләрен дә искә ала. Ярты ел элек, март башында Русия Кырымны аннексияләгәндә биредә Татарстан вәкилләренең сәфәрләре өзелмәде. Махсус очкычлар яллап артистлар да китерелде, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да мөселман кардәшләрнең хәлен белергә барды, Татарстан Дәүләт шурасыннан бер төркем депутатлар да, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та "туганнарның хәлен белеп, ярдәм итешеп яшәргә" кирәклек турында сөйләде ул чакта. Бүген урамга куып чыгарылган Кырымтатар мәҗлесе белән ул чакта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бик актив эшләде.

Азатлык ярты ел узгач авыр хәлдә калган кардәшләргә Татарстанның хәзер ничек ярдәм итүен ачыкларга тырышып карады.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының кырымтатарлар белән бәйләнешләр өчен җаваплы вәкиле Ринат Вәлиуллин Европа сәфәреннән соң бу көннәрдә ял итә булып чыкты. Башкарма комитетның рәисе Ринат Закиров та ул чакта Кырымтатар мәҗлесен "зур перспективаларга" өметләндергән иде.

Хәзер исә Закировның Русия президенты дәүләт чикләренең тарихи яктан нигезле булуына шик белдергән икенче бер илгә – Казакъстанда узучы Татарстан көннәренә сәфәргә китеп баруы ачыкланды.

Март башында Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев үзенең Кырымга килүен шагыйрьләрчә бик хисле итеп аңлаткан иде: "Татарстан бар, алар безнең белән дус дип әйтәләр, аралашабыз, дип әйтәләр, менә без шундый авыр хәлгә калган вакытта алар битараф булып калдылар, килмәделәр дә дип әйтәләр дә, менә монысы куркынычрак булыр иде", диде.

Бүген исә Дәүләт шурасында Разил Вәлиевнең кабул итү бүлмәсендә, аның да Казакъстандагы бәйрәм чараларына киткәнлеген әйттеләр.

Март башында Дәүләт шурасы депутаты Роберт Миңнуллин: "Кырымга баруыбыз безнең Кырымда яшәүче кардәшләребез – кырымтатарларның хәлен белеп кайту өчен кирәк иде", диде.

Бүген Азатлыкның Кырымдагы хәлләр турындагы соравына Роберт Миңнуллин: "Мин әле авылда ятам, ул турыда бернинди хәбәрем юк", дип җавап бирде.

Аннексия көннәрендә "русларны яклау өчен" гаскәр кертүне хуплаган Рафил Ногманов югарыдагы депутатларының Кырымтатар мәҗлесе фикерен үзгәртү өчен нык тырышканлыгы турында сөйләде.

Дәүләт шурасына яңадан сайланган Рафил Ногманов бүген Азатлык соравына: "Димәк бу мәҗлестә кемдер Русиягә каршыдыр, алар бит хәзер Русиядә торалар. Русиядә Хизб ут-Тәхрир кебек күп кенә оешмалар тыелган. Ә Кырымда андый егетләр бар. Бәлки шуларны тикшерәләрдер. Кырымнан еракта торып ни булганы турында сүз алып бару мөмкин түгел. Русия кануннарына буйсынырга тиешләр. Әгәр дә канун бозмыйча, аларга карата тиешсез чаралар күтәрелгән икән, тавыш күтәрергә кирәк, Русия прокуратурасына, Русия президентына мөрәҗәгать итү юлы белән барсыннар. Русиянең үзенең Дәүләт думасы бар. Татарстан Дәүләт шурасына да яза алалар, бәлки бездән берәрсе барып сүз әйтер", диде.

Март аенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Кырымга берничә мәртәбә барды. Ул чакта әлеге сәфәрләр турында Азатлык хәбәрчесенең соравына Миңнеханов: "Әгәр дә без битараф калсак, шушы хәлләргә, әгәр дә без сезнең белән элемтәдә булмасак, әгәр дә без сезнең хәлегезне белмәсәк нәрсә дип әйтер идегез?" дигән сорау белән җавап бирде.

Миңнеханов та бүген Казакъстанда узучы "Татарстан көнәре" сәфәрендә. Ә ул кайчандыр "безнең туганыбыз" дип атаган Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровны Русия хакимиятләре үз ватаны - Кырымга кертми.

Азатлык Кырымтатар мәҗлесенең тышкы бәйләнешләр өчен җаваплы вәкиле Али Хәмзингә шатлыратып эзәрлекләүләр башлангач кырымтатарларга Казаннан нинди дә булса ярдәм тәкъдим итү, теләктәшлек белдерү булдымы, дип сорады:

Али Хәмзин

Али Хәмзин

– Юк, беркем бәйләнешкә дә чыкмады, килмәде дә. Тәлгать Таҗетдин бирегә килеп ниндидер хәбәшиләр сектасы белән бәйләнешкә кереп, Кырым мөселманнары диния идарәсенә төрле ваһһабилар, хизбут ут-тәхрирчеләр тулган дип ниндидер Таврида мөфтияте оештырганнан соң, тентүләргә борчылып бары тик Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин генә килде. Аның монда бернинди Таврида мөфтияте дә булмаячак, моны оештыручыларның ниятләре тормышка ашмаячак дип әйтүе яхшы булды.

Хәзер беркем дә килми, бәлки ниндидер берәр дәрәҗәдә кемдер-кемгәдер шалтыратып нидер әйтәдер. Әмма хәзер без аларның безгә ничек тә булса ярдәм итә алмавын ачык күрәбез. Болай да аңлашыла инде. Бу иң куркыныч нәрсә түгел бит. Казанның ничек тә булса үз позициясен белдермәве күпмедер дәрәҗәдә аңлашыла да, моның үз сәбәпләре бардыр. Моның шулай буласы алдан ук билгеле иде. Бу нормаль күренеш, гомумән алганда нормаль булмаса да. Нишлисең инде, без бит Русиядә.

– Март аенда Кырымны аннексияләгәндә туганлык, ярдәм итәргә теләк турында әйтелгән сүзләр чын күңелдән булмаган дип уйларга нигез бармы?

– Алай дип әйтмәс идем. Бәлки аларга ниндидер өметле проектлар вәгъдә иткән булганнардыр. Без бит Русия президенты идарәсендә, яки Русия президенты Путин белән Татарстан президенты Миңнеханов арасында конкрет нинди сөйләшүләр барганын белмибез. Ул чакта Кырымның кайнар ноктага әйләнүенә юл куймау, монда хәрби каршылык булдырмау максаты куелган иде. Үз алларына шундый максат куйган кешеләр өчен бу нормаль хәл. Әлбәттә, мин Казан татарлары ярдәм итәргә, тәэсир итәргә чын күңелдән тырышкан дип уйлыйм. Мин аларны күзәткәндә аларның бу процесста төп рольне уйныйбыз дип уйлавын күрдем. Күрәсең, ниндидер зур проектлар вәгъдә ителгән булгандыр. Әмма соңрак мин Кырым хакимиятләренең моңа каршы чыкканлыгын ишеттем. Янәсе, алар президент идарәсеннән Казанны ныклы итеп үз урынына утыртуны, зур өметләр уятмауны таләп иткән дип тә ишеттем. Шуңа күрә күпмедер вакыт элек безнең Кырымтатар мәҗлесе белән Казан, Миңнеханов арасындагы мөнәсәбәтләр кинәт туктап калды. Ул хәзер дә шул туктаган хәлдә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG