Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шотландия референдумында бәйсезлеккә каршы булучылар җиңде


18 сентябрьдә Шотландиядә узган референдумда Бөекбританиядә калырга теләүчеләр тарафдарлары җиңде.

Нәтиҗәләргә күрә, халыкның 55%тан артыгы Шотландия суверенитетына каршы тавыш биргән.

Шотландия милли партиясе башлыгы Алекс Салмонд халыкның бәйсезлеккә каршы тавыш бирүен таныды. Аның урынбасары Никола Старджен җиңү өчен бик аз тавыш җитмәүгә үкенүен белдерде.

Бөекбритания премьер-министры Дэвид Кэмерон Шотландия бәйсезлегенә каргы кампания юлбашчысы Алистер Дарлингка котлау җиткерде. Кэмерон Шотландиягә күбрәк вәкаләтләр бирергә вәгъдә итте һәм әлеге канун өлгесе парламентка гыйнварда кертеләчәген әйтте.

Референдумда 85%ка якын халык катнашты.

XS
SM
MD
LG