Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:47

19-20 сентябрьдә Казакъстанда Татарстан көннәре уза., Астанадагы чаралар кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Казан мэры Илсур Метшинның һ.б. рәсми затларның катнашуы планлаштырылган.

Бүген 19.00 тынычлык сараеның опера залында Татарстанның сәнгать осталары концерты була. Анда Татарстан артистлары «Сабан туе» исемле этношоу күрсәтеләчәк. Шул ук көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Казакъстандагы татарлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашуы күздә тотыла.

20 сентябрьдә “Хан-Чатыр” сәүдә–күңел ачу үзәгендә Сабан туе була, аның кысаларында Татарстан артистлары концерты, милли көрәш турниры уздырыла. Сабан туенда Татарстанның Кукмара авылы ишегалдын оештыру планлаштырыла: анда исә һәркем татар милли ризыкларыннан авыз итә алачак. Шунда ук Татарстан сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе уздырылачак. Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмә-ярминкәдә икмәк-күмәч, сөт продукцияләре, казылык эшләнмәләре, балалар ризыклары, май, бал, алкоголь продукциясе, яшелчә, үсентеләр һәм кием-салым тәкъдим итәчәк.

XS
SM
MD
LG