Accessibility links

Габдерәхим: "Кайда эшләсәм дә танылырга тырыштым"


Габдерәхим: "Иҗат кешесен исеме белгертергә тиеш"
please wait

No media source currently available

0:00 0:12:29 0:00

Габдерәхим: "Иҗат кешесен исеме белгертергә тиеш"

"Күп вакыт кеше ятмәгә эләгә, ул каршында журналист утырганын оныта. Соңыннан аңына килә, ләкин эш узган була инде", ди татар матбугатында гадәти булмаган әңгәмәләре белән танылган журналист, "Курай" радиосы ди-джее Габдерәхим. Ул Азатлык радиосына кайбер эш алымнары, язмалардагы әңгәмәдәшләренә карата булган фикерләре белән уртаклашты.

Ул үзен паспорттагы исем-фамилия белән түгел, ә соңгы тапкыр мулла кушкан Габдерәхим исеме белән язуны теләде. Исеменнән соң журналист, актер, радио ди-джей, алып баручы булуын әйтеп тормасаң да ярый, диде. Боларның барсын да аның исеме әйтергә тиеш икән. Шул рәвешле Габдерәхим остазы Рабит Батулланың сабакларын яхшы үзләштерүен күрсәтте.

– Рабит Батулла әйтә иде: "Кайбер кешегә язып куялар, фәлән, фәлән, фәләновский, кешенең исеме белдерергә тиеш, бетте-китте!". Рабит Батулла, әдипме, артистмы, әкиятчеме ул, мультфильмчымы, ансы кирәк түгел, Рабит Батулла. Кыскартып Батулла гына дип тә әйтәләр. Ул безнең остазыбыз, театр училищасында укыткан иде.

– Габдерахим, синең үз исемең ялгышмасам, Рөстәм булган?

– Әйе, минем исемем Рөстәм иде. Соңыннан Равил Гайнетдиннән Мәрҗәни мәчетендә Габдерахим дип куштырдым.

Үзең кайсы яклардан? Мин синең биографияңне белмим диярлек.

– Апас районы Апас авылында тудым. Казанга килгәч театр училищесына кердем, анда 4 ел буе укыдым. Тинчурин театрында байтак кына эшләдем, тамашачылар таный иде, мин кайда гына, кем булып кына йөрсәм дә, һәрчак танылырга тырыштым. Театрда мине таныткан роль – ул “Әйдә барыйк, кызлар карыйк!” спектаклендә Әфләтүн роле иде.

Бүген сине татар матбугатында кызыклы, гадәти булмаган әңгәмә язучы журналист буларак беләләр. Бигрәк тә төртмәле, көтелмәгән сорауларың укучыларны җәлеп итә, син бу хакта беләсеңме?

– Әйе, мин шундый. Әңгәмә кызыклы булсын, укучы аны укып бетерсен өчен әлеге алымнар кулланыла. Мин интервьюларымны “Син кем, кайда тудың, синнән дә яхшы, популяр кеше юк” дип башлыйм, соңыннан гына "Аерылгансың икән?" дип сорыйм, шәхси тормышына бәйле сорауларны бирә башлыйм. Өйгә кайткач, ничегрәк язарга, ничегрәк башлап китәргә дип уйлыйм. Язманың башын, реаль әңгәмәнең ахыры белән башларга да мөмкинмен. Кайвакыт әңгәмәдәш ятьмәгә эләгә, каршында журналист утырганын онытып җибәрә, ләкин сөйләшүдән соң бер-ике көн узгач, инде соң була.

Әңгәмә алган геройларың кемнәр алар?

– Язучылар белән да сөйләшәм, җәмәгать эшлеклеләре, җырчылар белән дә әңгәмә корабыз, сәясәтчеләр белән дә интервьюларым бар.

Үзеңне син сәяси журналист итеп күз алдына китерер идеңме?

– Минем әлегә аналитика биргәнем юк. Дөресен әйтергә кирәк, ул дәрәҗәгә барып җитмәдем. Ләкин бу яки теге мәсьәлә борчый икән, мин сорау алам да Дамир Исхаков, Разил Вәлиев, Рафаил Хәкимов кебек сәясәтчеләр янына чабам, алар төпле итеп җавап бирә. Минем бит эшем – сорау бирү, ә аларның эше шушы сорауларга җавап табу.

Ә менә сәясәтчеләр белән әңгәмә корганда, син аларның шәхси тормышларына кагылышлы сораулар бирәсеңме шулай ук?

– Соңыннан. Әлбәттә, бирәм. Разил Вәлиевкә сорау биргәнем истә.

Сәясәтчеләр турында сүз чыккач, синең Татарстанда үткән сайлауга карашыңны беләсе иде. Син анда катнаштыңмы?

– Сайлауларга бармакчы идем. Беренчедән, мине беләзек кызыксындырды. “Беләзегем-йөзегем, киярмен әле үзем” дип автобуста җырлап бармакчы идем, "Гадел Русия" фиркасендәге ханымның актив чыгышлары игътибарны җәлеп итте. Ләкин барып булмады. Ни өчен? Чөнки минем дустым шагыйрә Рушания Арсланова авырып ята, мин аның янына киттем. Илнар хәзрәтнең миңа әйткәне бар: авыру кеше янына барсаң, Аллаһ рәхмәтенә чумасың, ди. Һәм мин дустымның хәлен белергә булдым.

Мин ул ханымның чыгышыннан соң "Гадел Русия" фиркасен сайлар идем һәм икенче көнне янына барып, менә мин сезне сайладым, сез миңа нәрсә бирә аласыз, дияр идем. Илнар хәзрәт элекке мөселман фиркаләре турында искә төшерде әле, хәзерге депутатларның мөселманнарга карашын белергә иде! Әйтик бу кафеда булган ислам динендәге кеше намаз вакыты җиткәч гыйбадәтен кайда кыла, аның өчен урын бармы.

– Үзеңнең дингә карашың ничек?

– Күп кеше миннән җырчы-артистлар яныннан кайткач, алар белән бәйле сораулар бирә башлый. Мин һәрчак “белмим” дип җавап бирәм. Чөнки миңа алар барысы да фәкать эшем өчен генә кирәк. Дөрес генә әйтсәк, мин берни эшләмичә, беркая да бармыйча биш вакыт намаз укып мәчеттә генә ятыр идем, ләкин яшәргә кирәк, акча кирәк – һәм шуңа да эшләргә туры килә.

Син татар дискотекалары да алып барасың түгелме соң?

– Әйе, менә соңгы көннәрдә дә акчаңны арттырабыз дип тагын ике сәгатькә “51 штат”ка чыгарга әйттеләр.

Ничек син алай булгач биш вакыт намаз һәм төнге клубларны берләштерә аласың?

– Мин сөйләшкәндә, алдан ук сорадым: әшәкелек буламы дип. Бәлки аларга Тукай шигырьләрен чыгып сөйләргәдер? Миңа Илнар хәзрәт тә әйтте: диндәге кеше барлык дискотека-төнге клубларны онытырга тиеш диде.

Интервьюга барыр алдыннан әзерләнәсеңме? Әңгәмәнең кызыклы буласын фаразлап буламы?

– Миңа алдан үземнең бер кешем интервью аласы герой турында бөтен булган мәгълүматны китереп бирә. Кызык булып тоелса, барам. Инде алдан ук сизәм, кызык буламы бу, юкмы, матбугатта бастыралармы моны, юкмы. Миңа интервьюдан соң туган укучы фикере кызык. Аларның калдырган фикер-сораулар ярдәмендә аерым бер әңгәмә язып була.

XS
SM
MD
LG