Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Кырымтатар мәҗлесен халыкара җыенда катнаштырмаска сораган, БМО кире каккан


Русия БМОга Кырымтатар мәҗлесе вәкилләрен 22-29 сентябрь Нью-Йоркта үтәчәк асаба халыкларга багышланган конференциясендә катнаштырмаска дигән үтенеч белән мөрәҗәгать иткән, БМО секретариаты моны кире каккан, дип белдерде Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин.

БМОның гомум мәҗлес утырышы дәрәҗәсендә үтәчәк бу чарага әгъза илләрдән чакырылган берничә дистә асаба халыклар вәкилләре арасында Кырымнан Надир Бекиров булырга тиеш иде, әмма 18 сентябрь аны Кырымнан чыгармадылар.

Украина министры җыенга Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров һәм Украина президентының кырымтатар мәсьәләләрендәге махсус вәкиле Мостафа Җәмилев бара, дип хәбәр итте.

Узган атнада Акмәчетнең Шмидт урамындагы бинада урнашкан Кырымтатар мәҗлесенә, "Кырым" хәйрия вакыфына, "Авдет" газетына бинаны бушатырга кушылды, кырымтатар өйләрендә тентүләр булды.

XS
SM
MD
LG