Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:22

Татар читекләре дөнья музейларында саклана


"Сахтиян читек, саурый үкчә" китабын тәкъдим итү

"Сахтиян читек, саурый үкчә" китабын тәкъдим итү

18-21 сентябрь Казанда II "Төрки дөньяда күнчелек эше" фестивале үтте. Чара кысаларында татар читегенә багышланган китап тәкъдим ителде.

Бирегә Төркия, Азәрбайҗан, Кыргызстан, шулай ук Русия төбәкләреннән белгечләр, музей вәкилләре килде. Алар катнашында төрки халыкларындагы күнчелек эшчәнлегенә багышланган фәнни симпозиум үтте, махсус күргәзмә ачылды, татар читеген әзерләү технологиясе буенча мастер-класслар оештырылды.

Шул исәптән, халыкара ТӨРКСОЙ оешмасындагы Татарстан вәкиле Лилия Саттарованың “Сахтиян читек, саурый үкчә” дип исемләнгән татар телендә басылган китабы тәкъдим ителде.

Әлеге китап моннан ун еллар элек басылып чыккан, Русиядә шактый киң таралган “Казанская узорная кожа” китабының тәрҗемәсе булып тора, яңа басылган татар вариантына өстәмә мәгълүматлар да кертелгән. Китапны татар теленә шагыйрә Флера Тарханова тәрҗемә иткән. Китапта татар читегенең тарихы, аның төрле үрнәкләре хакында мәгълүмат бирелә.

Германия, Канада, АКШ музейларындагы татар читекләре

Фестиваль кысаларында үткән фәнни симпозиумдагы чыгышларда төрки халыкларында күнчелек эшчәнлеге тарихы хакында сөйләнде, аларның үрнәкләре тәкъдим ителде.

Лилия Саттарова биредә татар читекләренең чит ил музейларында сакланган үрнәкләре хакында сөйләп узды. Ул билгеләгәнчә, читекләрнең бездә сакланган үрнәкләре белән чит илдәге кайбер үрнәкләр арасында аерымлыклар бар, чөнки алар заказ рәвешендә махсус чит ил кешеләре өчен дә әзерләнә торган булган. Башка төрлерәк үрнәкләре, мисалга, Германиянең күн музеенда саклана.

Лилия Саттарова

Лилия Саттарова

“Чигүле татар аяк киеме, әлбәттә, экспортка чыгарылган. Билгеле, ул кул белән әзерләнгән, кул белән эшләү чоры аяк киеме. Ул дөнья башкалалары күргәзмәләреннән сатып алынып, бәхеткә каршы Европа музейларына да эләккән. Чит илдә нәкъ күннән эшләнгән аяк киемен коллекцияләүче берничә музей бар, мисалга, алман күн музее. Ул шушы юнәлештә махсуслашкан иң эре музейларның берсе.

Татар читекләре бер-берсенә охшаш дигән тойгы калырга мөмкин. Нәкъ алман күн музее биргән материал нигезендә без аның алай түгел икәнен әйтә алабыз. Европага эләккән үрнәкләр аерыла”, дип сөйләде Лилия Саттарова.

Лилия Саттарова әйтеп узганча, татар читекләре дөньяда мәгълүм Соня Бата аяк киеме музеенда да саклана. Ул музей Канадада урнашкан, 1995 елда ачылган. Аның экспозицияләрен Соня Бата музей ачылганчы кырык ел дәверендә җыйган. Биредә төрле чор, төрле халыкларга караган 13 мең ярым аяк киеме тәкъдим ителә. Татар читекләрен Соня Бата Европа дилерлары һәм коллекционерларнынан алган. Татар читекләре шулай ук Нью-Йоркның Бруклин музеенда, Бостонда “Нәфис сәнгать” музеенда саклана.

Әмма чит ил музейларында тәкъдим ителгән кайбер читекләр аңлатмасында аларның Казан татарларыныкы булуы турында мәгълүмат күрсәтелмәве хакында әйтте Лилия Саттарова.

“Бу безнең аз өйрәнүебез, язуыбыз, бастыруыбыз, кайчандыр бездә гөрләп торган әлеге һөнәр турындагы гыйлемне аз таратуыбыз хакында сөйли ” диде Лилия Саттарова.

Фестиваль 21 сентябрьгә кадәр дәвам итте. Аның беренчесе моннан ике ел элек Алабугада үткәрелгән. Икенчесе "Казан - төрки дөнья башкаласы" програмы кысаларында оештырылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG