Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балаларга мөнәсәбәт турында


Айгөл Гыймранова кызы Мәрйәм белән
Айгөл Гыймранова кызы Мәрйәм белән

Лос Анжелеста яши башлагач безнең кызыбыз туды. Моңарчы, иртәнчәк инглиз теле курсларына, аннары мәктәптән улымны барып алам да, көндәлек эш бетә торган иде. Кичке алтыга аш әзерлим инде. Аннары савыт-саба юасың. Шул. Бәби тугач, эш артты, билгеле. Анысы турында түгел сүзем. Биредәге балаларга булган мөнәсәбәт турында сөйләмәкчемен бүген.

Хатыннар баланы соң таба монда. Укуын тәмәмлап, карьерасын җиткезгәч, дөньясын туплагач кына бала турында уйлый башлыйлар. Еш кына бала җитәкләгән хатынның анамы, дәү әниме, бала караучымы икәнен аерып та булмый.

Мәрйәм үсә төшкәч, бергәләп паркларга чыга башладык. Якындагысына җәяү барсак, ерактагыларына машинада элдерәбез. Балалар зык кубып бергәләп уйный, танышкан әни-әти үзара аралаша, сөйләшәсе килмәгәне ара-тирә баласына күз төшереп ала да, кулындагы гаджетына чума. Сабыйлар бер-берсе белән төрткәләшеп тә алуы мөмкин, этеп тә җибәрә, шул очракта гына әти-әни йөгереп килеп, “sorry”ны әйттерми калмый. Уенчыкны башкаларга бирдереп өйрәтәләр, бүлешеп уйнауны кечкенәдән гадәт итә бала.

Бер форумда биредә яшәүче бер марҗа хатынының американ ахирәтен сүгеп язуы хәтердә калган. Шалтыраткан чагында бу балаларының "чәчәк" (ветрянка) белән авыруы хакында әйтә. Әмма американка балаларын утыртып, килеп тә җиткән. Өйдә яткан авыру балалар белән уйнарга, күңелләрен күтәрергә янәсе. Әмма икенче ягын бөтенләй уйламый ул: американ ана-аталар авыру балалар янына махсус бара, чөнки "чәчәк"не кечкенә чагында йоктырып чирләсә, бала җиңелрәк кичерә, олы кеше чирләсә бик авырга туры килә.

Биредә томаулаган борын, иягенә кадәр салынып төшкән яшел маңка – нормаль күренеш. Хәтта баланың борынын сөртеп тә азапламыйлар. Сөртсәң дә, сөртмәсәң дә томау ике атнадан китә торган әйбер. Томау, тамак шешү – җил бәргәннән, суык алганнан түгел монда, бары тик инфекция. Кулына әйбер тотырлык булса, сабыйларга туңдырма тоттыралар. Теше чыгып изаланганда мин дә туңдыргычтан боз кисәге бирә идем. Кулына тотып тора алмый, шуа, идәнгә сала да, шуннан ятып суыра торган иде бозны. Казнасының авыртуын баскандыр инде. Элек балаларга суыткычтан алып сөт, йогурт биргәннәренә аптырый торган идем. Хәзер үзгәргәнемне сизми дә калганмын. Берсендә ир түзмәде, “американга әверелдең, балага курыкмый бозлы су эчерәсең” диде. Суыткычтан алып сөт, йогурт, туңдырма бирәм, әмма әнигә болар хакында ләм-мим. Балага суык тидерәсең, тамагы шешәр, дип күзне дә ачтырмас. Телефоннан билгеле. Җәен-кышын ялан тәпи чапканын да кабул итә алмый. Әллә безнең Калифорниядә яшәгәнне төшенми.

Мәрйәм белән Нурислам
Мәрйәм белән Нурислам

Узган атна ике баланы да табибка алып бардык. Нурисламның еллык тикшерелүе иде, Мәрйәмгә яшь ярымлык чагындагы күренәсе онытылып калган. Монда табибка килеп, теркәлү үткәч, шәфкать туташы чакырып кертә. Буй-авырлыкны, кан басымын, температураны үлчи. Балаларның, шулай ук, колак, тамак, борынына күз салалар. Һәр мәгълүмат компьютерга теркәлә. Шәфкать туташы аерым бүлмәгә кертеп, урынлашырга кушып чыга, бераздан табиб керә. Компьютердан язылган мәгълүматларны карый, аларын таблица итеп куеп, баланың үсешен, авырлыгы артуын-кимүен күрсәтә.

Мәрйәмгә 18 айлыктагы прививкалары куелмый калган икән. Шуларны чәпәделәр. Энә баланың арт сынына түгел, ботына куела монда. Артыннан стикер ябыштыралар. Энә кадаганны оныткач и сөенгән була инде бала әлеге стикерларга. Һәрхәлдә, безнеке шул стикерлар өчен егылып китә. Хәтерлисездер, привикадан соң - “Энә урынына өч көн су тидермәскә, температурасы күтәрелсә, парацетамол, чирек таблетка”. Монда сүз әйтүче дә булмады. Гел шулай. Привиканы эшкә дә санамыйлар.

Бала авырыса ни эшләрмен дип и борчыла идем. Чөнки температурасы күтәрелсә, баланы салкынча душка кертеп торырга куша табиблар. Болай да чирле баланы салкын суга тыгарга бер дә кул бармый минем. Хәле бик авыр булса гына табибка баралар, тагын да начар булса, тиз ярдәмгә шалтыраталар. Шалтыратуны уртак хезмәт кабул итә, кайсысы якын – янгын сүндерүчеләрме, полицияме, медицина хезмәткәрләреме – беренче килеп җитә. Әмма бер-бер артлы өчесе дә киләчәк. Янгын сүндерүчеләр дә, полиция хезмәткәрләре дә ашыгыч ярдәм күрсәтә белүче хезмәткәрләр.

Мәрйәм белән атнага ике мәртәбә “Music & Movement” түгәрәгенә йөрибез. Анда балаларны аралашырга, музыка тыңларга, кушылып уенчыкларын суккаларга, биергә өйрәтәләр дип булмаса да, уйнатучы, оештыручы кыз бар, ул музыкасын куя, үзе бии, балаларны чакыра, уенчыклар бирә, җырлый. Гел әни белән генә бала башкалардан читләшә башлый, бик аралашып бармый, шуңарга балаларны кечкенәдән башка кешеләрдән курыкмаска өйрәтәләр, шуңарга да монда балалар бик аралашучан, күп сөйләүчән, күп белүчән. Без дә өйдә генә торганчы дип шулай барып кайтабыз. Маңкалы бала булса, ияртәбез. Берара бөтенесе дә томаулап йөри. Аннары барсы да сәламәтләнә. Балалар бакчасы кебек инде, әмма монда барсы да әниләре йә әтиләре белән килә. Дәү әни, бала караучылар да бар.

Бала тәрбияләүгә кереп китәсем килми. Мондагы аермалыклар турында тагын бер язармын әле.

XS
SM
MD
LG