Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:06

TürkVizyonда Татарстанны Айдар Сөләйман вәкиллек итәчәк


Казанда узачак TürkVizyon-2014 җыр бәйгесендә Татарстанны Айдар Сөләйман вәкиллек итәчәк. 26 яшьлек егет "Атлар чаба" исемле биюле җыры белән 20 сентябрьдә "Пирамида"да узган сайлап алу турында 21 көндәшен артта калдырды.

Айдар Сөләйман тумышы белән Зәйдән. Опера җырчысы, актер, Мәскәүдә ГИТИСны тәмамлаган. Хәзерге вакытта Казанда яши.

"Бу бәйгедә җиңәрмен дип ышана идем, әмма бер процент булса да шигем бар иде. Мин башкарган "Атлар чаба" җырын сайлау, киемнәрне тектерү, биюне әзерләү - барысы да ун көн эчендә башкарылды. Җырымның да, биюнең дә атлар турында булуы төрки халыкның символы булуыннан килә. Атлар төрки халыкны берләштерә торган бер символ", дип тәэсирләре белән уртаклашты ул.

"Бәйге барышында мин бер көндәшемнең дә җырын тыңламадым. Чөнки тыңласаң каушый башлыйсың. Шуңа башкаларның җырларына да бәя бирә алмыйм. Казанда узачак бәйгенең финалына кадәр оркестр белән яңа фонограмма яздырып, төрле видеоязмалар белән җырымны баетырга уйлыйм. Мин башкарган җырның сүзләрен Ренат Харис, көен Эльмир Низамов язды", дип белдерде ул бәйгедән соң Азатлык сорауларын җаваплап.

TürkVizyon-2014 җыр бәйгесенең ярымфиналы һәм финалы 19-21 ноябрь көннәрендә Казанның Татнефть-Арена боз сараенда узачак. Фестивальнең ярымфинал һәм финалы өчен үз илләрендә сайлау турларыннан узган дистәләрчә җырчы белән беррәттән Татарстан башкаласына 250ләп кунакның килүе көтелә. Алар арасында оештыручылар, операторлар, матбугат вәкилләре булачак.

TürkVizyon бәйгесе катнушучылардан үз җырларын җанлы һәм туган телләрендә башкаруларын таләп итә.

Фестивальнең максаты - төрки дөньяның сәләтле җырчыларын барлап аларны дөньяга таныту, бу илләрдәге гореф-гадәтләрне саклау, төрки илләр арасында хезмәттәшлекне арттыру.

TürkVizyon җыр бәйгесенең беренчесе узган елның 21-23 декабрь көннәрендә Төркиянең Искешәһәр каласында узган иде. Әлеге ярышта Татарстанны Алинә Шәрипҗанова тәкъдим итте һәм 24 ил җырчысы арасыннан 12 җырчы катнашкан финалга чыгып бәйгедә дүртенче урынны алды.

TürkVizyon-2014 бәйгесе "Казан -Төрки дөньяның мәдәният башкаласы 2014" елының йомгаклау чарасы булачак.

XS
SM
MD
LG