Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:39

Мәҗлес әгъзасе Гаяна Юксель Акмәчет-Киев поездыннан төшерелгән


Гаяня Юксель

Гаяня Юксель

Якшәмбе көнне Джанкой тукталышында Акмәчет-Киев поездыннан төшерелгән Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы Гаяна Юксельне сорау алуга алып кереп киткәннәр һәм сәбәбен аңлатмыйча канунсыз рәвештә өч сәгать тотканнар, дип хәбәр итте Мәҗлес рәисе урынбасары Ахтем Чийгоз.

Гаяна Юксель - август аенда гаиләсе белән ялдан кайтканда Кырымга кертелмәгән Исмәт Юксельнең хатыны. Журналист Исмәт Юксельгә Кырымга керү биш елга тыелды.

Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров сүзләренә караганда, Юксельне вокзалның аерым бер бүлмәсендә тотканнар, аның паспорты алынган. Өч сәгать көтеп хокук саклаучылар белән сәфәренең максаты турында сөйләшүдән соң Юксельгә паспортын кире кайтарганнар, ул Акмәчеткә кайтып киткән. Гаяна Юксель белән бу хәл Киевтан ире яныннан кайтышлый булган.

18 сентябрь Акмәчет-Джанкой юлында Кырымдагы асаба халыкларны өйрәнү һәм ярдәмләшү фонды мөдире Надир Бекировка һөҗүм ясалды. Бекиров 22-23 сентябрь Нью-Йоркта үтәчәк асаба халыкларга багышланган БМО конференциясендә катнашу өчен юлга чыккан булган. Һөҗүм итүчеләр аның да паспортын алып киткәннәр.

Шул ук көнне Акмәчеттәге Кырымтатар мәҗлесенә, "Кырым" хәйрия вакыфына, "Авдет" газетына бинаны бушатырга кушылды.

XS
SM
MD
LG