Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:02

"Безнең гәҗит" баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов өенә таңнан ук мәхкәмә приставлары килгән


Илфат Фәйзрахманов Азатлык студиясендә

Илфат Фәйзрахманов Азатлык студиясендә

“Безнең гәҗит” газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахмановны иртәнге алтыда килеп өеннән алып киткәннәр. Аны элек чыгарылган мәхкәмә карарын үтәмәүдә гаепләгәннәр, әмма ул үзе моның артында сәяси эшчәнлек өчен куркытып алу да торырга мөмкинлекне әйтә.

"Безнең гәҗит" газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахмановка Азатлык радиосы шалтыратканда аны инде мәхкәмә приставлары бинасыннан җибәргәннәр иде. Без булган хәл турында Фәйзрахмановның үзе белән сөйләшеп алырга булдык.

– Илфат әфәнде, сезне бүген өегездән алып киткәннәр дигән хәбәр килеп иреште?

– Әйе, менә шок хәлендә утырам әле. Һич аңыма килә алмыйм. Бүген иртәнге сәгать алтыда ишек кыңгыравы шалтырады. Кичә авылдан соң гына килгән идек, хатыным ишекне ачты да аклы-күкле булып "Мәхкәмә приставлары сине алырга килгәннәр" диде.

Өйдә улым гаиләсе дә яши, аларның дүрт яшьлек һәм 1,5 яшьлек балалары бар. Оныгымның кечкенәсе кәефсезрәк йөри, чөнки ана сөтеннән аералар, икенчесенең температура. Алар елый, ишек төбендә приставлар “имза куегыз” дип ниндидер документлар суза. Мин кул куймыйм, копиясен бирегез дидем. Копиясе юк. Күзлек алып килеп укыдым. Ярар хәзер сезнең белән барам, әмма чыгып торыгыз, дидем. Мин бәдрәфәкә дә керә алмыйм. “Чыгып торыгыз инде гаиләдәге хәлне күрәсез бит” дим. Барысы да калтырый. Аннары тавышлана башлагач аңлап алдылар инде чыгып киттеләр.

Казанның Мәскәү районы мәхкәмә приставы бинасына җиде тулганчы барып җиттек. Шунда әле ике сәгатьтән артык тимер урындыкка утырып көттем. Минем умыртка сөягендә бүсер чыккан шуңа дәваланып йөрим. Шул тимер урындыкта ике сәгать утырырга туры килде. Мәхкәмә приставы янымнан китмичә мине саклап утырды.

Аннары мине алып кереп киттеләр. Соңыннан аңладылар инде, гафу үтенделәр, әмма бит минем күңелемдә юшкын калды. Күршеләр күреп калды. Мине барысы да таный, күршеләр инде нәрсә булды дип шалтырата башладылар.

– Сезне ни өчен алып киттеләр?

– Мин моны башта бу минем сәяси эшчәнлегем белән бәйледер дип уйлаган идем, чөнки газетаның соңгы санында сайлаулардагы хәрәмләшүләр турында саллы гына язма чыкты. Мондый язма бары тик "Вечерняя Казань" газетасында һәм бездә генә чыкты. Шуның белән бәйле микән дип уйлаган идем, әмма бәйле түгелдер дип өметләнәм инде.

"Хәләл" комитетының элекке җитәкчесе Динар Садыйков белән язлыкта мәхкәмә булган иде. Журналист Искәндәр Сиражи язган мәкаләгә ул протест белдереп килешмичә, мәхкәмә озак барды һәм без анда өлешчә оттырдык. Мәхкәмә карары бар, мин аның белән ризамы, риза түгелме үтәргә әзермен. Ләкин үтәү механизмын миңа әйтүче булмады. Мин Садыйковка күпмедер акча да күчерергә тиешмен, әмма ул акчаны кайда күчерергә - белмим. Аларның хисаплары да юк.

Ә кире кагу мәкаләсе урыс телендә язылган. Мәхкәмәдә дә әйттем: безнең басманың лицензиясе - татар телле газета. Мин анда урыс телендә әйбер баса алмыйм. Әле бүген генә Роскомнадзор оешмасы белән сөйләштем. Алар да кисәтте. Әгәр мин мәхкәмә карарын үтим икән, минем лицензияне алачаклар. Тәрҗемәгә килгәндә, үземнең тәрҗемә итәсем килми. Аннары тәрҗемә итәрмен дә алар тагын ошатмас. Менә шундый маразматик система.

Бәлкем бу минем сәяси эшчәнлегем белән бәйледер. Менә Илфат Фәйзрахмановның шушы әйбере бар икән, әйдә куркытып алыйк әле дип ерактан гына торып булса да кисәтүдер. Мин моңа аңлатма бирә алмыйм.

– Кире кагу мәкаләсен Сезгә Садыйков тәкъдим иткән идеме?

– Мәхкәмә карарында аның тексты бар. Без мәхкәмә карарын шикаять итеп Югары мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать иткән идек, әмма анда да аны үз көчендә калдырдылар. Мәхкәмә карары бәхәсле, ләкин ул көченә кергән һәм мин инде аны килешсәм дә килешмәсәм дә үтиячәкмен.

Без ул мәкаләре газетаның шул ук урынында шул ук шрифт белән бастырырга тиешбез, ләкин мәкалә татар телендә, газета эшли татар телендә, аның лицензиясендә дә татар телле газета, дип язылган. Роскомнадзордан "сез хәтта рекламаларны да урыс телендә бирә алмыйсыз", диделәр. Мин шушы суд карарын үтим, дип аны кире кагу мәкаләсен басам икән – "Безнең гәҗит"не ябып куярга мөмкинннәр.

– Бу мәхкәмә карары чыкканнан соң Динар Садыйков сезгә шалтыратканы булдымы?

– Юк, беркайчан да мөрәҗәгать иткәне булмдаы. Искәндәр Сираҗи да аптыраган, аның да акча түлисе бар. Димәк аңа да берәр көнне иртәнге алтыда килеп керергә мөмкиннәр. Мин әле ярый, журналист. Сүземне сүз итә алам, кануннарны беләм, үземне яклый алам, Аллаһыга шөкер. Гади халык булса, якланмаган кешеләр булса - аларга нишләргә? Нәрсә дип әйтим моны - маразммы, башбаштаклыкмы? Иртәдән бирле сулыш ала алмыйм. Бүген умыртка сөягенә гимнастикага барасы идем, анда да бара алмыйм, кәефем юк.

– Садыйков үзе дәшмәгәч ул мәхкәмә карары сылтау буларак кына кулланылмады микән?

– Бу гамәл минем сәяси эшчәнлегем белән бәйле түгелдер дип өметләнәм. Сылтау булмагандыр дип ышанасым килә. Ерактан гына булса да, янаулар күп булды. Декабрь аенда “Безнең гәҗит”тә экстремизм чаткыларын эзләделәр. Азатлык радиосы мәкаләләрен экспертизага бирделәр. Мин Азатлыкның партнеры буларак аның язмаларын үземдә бастырам. Шул язмаларны тәрҗемә итеп тикшерделәр. Ул экспертиза мин белмәгән сәбәпләр аркасында туктатылды. Ничектер "бу малайны аз гына акылга утыртыйк әле", дип эш итәргә мөмкиннәр, ләкин алай түгелдер, дип ышанасым килә.

Шулай да Садыйков мәхкәмә приставларга мөрәҗәгать иткән-итүен, анысын мин беләм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG