Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан уку йортларында акча таләп итү турында 81 шикаять тикшереләчәк


Казан хокук яклау үзәгенең 9-19 сентябрь көннәрендә оештырган "кайнар элемтә" телефонына шалтыратулар нигезендә уку йортларында ата-аналардан канунсыз акча җыю турында 81 шикаять теркәлгән. Шалтыратучылар Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Әлмәт, Менделеевски һәм Теләчедән булган. Шалтыратучыларның өчтән бер өлеше Чаллыдан, дип хәбәр итә хокук яклаучылар.

"Кара исемлектә" 38 мәктәп һәм гимназия, 27 балалар бакчасы, шулай ук ике музыка мәктәбе һәм Балалар иҗаты мәктәбе. Ата-аналар сөйләвенә караганда, әлеге уку йортлары аларны дәреслекләр, җыештыру һәм иминлек саклау өчен биш меңгә кадәр акча җыярга мәҗбүр иткән. Балалар бакчаларында ата-аналар сабын, пәрдә, мебель һәм уенчыклар алырга акча биргән.

Барлык шикаятьләр Татарстан прокуратурасы һәм президент аппараты каршындагы коррупциягә каршы көрәш идарәсенә җибәрелгән. "Кайнар элемтә" булдыру нияте белән коррупциягә каршы идарә чыккан иде.

XS
SM
MD
LG