Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:08

Андрей Макаревич һәм джаз башкаручы гитарист Илдар Казахановның Петербурда 28 сентябрьгә билгеләнгән концерты булмаячак. Тамаша үтәсе клуб җитәкчелеге бу карарны билетларның сатылмавы белән аңлата. Макаревич һәм Казаханов быел "Андрей һәм Илдар машинада" исемле инструменталь музыка җыентыгы чыгарган иде.

Моңа кадәр Макаревич концертларының Самарда, Сарытауда, Казанда, Красноярскида, Томски һәм Новосибирскида булмаячагы хәбәр ителде. Русиядә Макаревич һәм Диана Арбенинага каршы Украинада җырлап кайтканнан соң мәгълүмати һөҗүм башланды.

XS
SM
MD
LG