Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:02

Русия азсанлы асаба халыклар вәкилләрен БМО конференциясенә җибәрми


Шереметьево һава аланы

Шереметьево һава аланы

Русия хакимиятләренең җирле халыклар вәкилләрен эзәрлекләвенә бәйле җәнҗал күтәрелергә тора. БМО конференциясенә баручы вәкилләрнең паспортлары ертыла, машиналарының көпчәкләре тишелә.

Берләшкән милләтләр оешмасының җирле (асаба) халыклар мәсьәләләренә багышланган конференциясендә катнашырга тиешле 28 вәкилнең сигезе төрле сәбәпләр белән Русиядән чыгарылмаган.

Әлеге конференциядә катнашу өчен Нью-Йоркка юнәлгән кырымтатар Надир Бекировка 18 сентябрьдә һөҗүм булган иде. Йөзләрен битлек белән каплаган билгесез кешеләр Кырым җирле халыкларны өйрәнү һәм аларга ярдәм итү халыкара фонды мөдире Бекировны юлда туктатып паспортын алып китте. Нәтиҗәдә Бекиров әлеге конференциягә бара алмады.

Бекиров журналистлар белән очрашуда үзенә һөҗүмне кем оештырганын ачык кына итеп әйтә алмавын белдерде.

Русия хакимиятләре әлеге конференциягә җыенган башка халыкларның да вәкилләрен төрле сәбәпләр белән илдән чыгармаган.

Родион Суляндзига

Родион Суляндзига

Төньякның җирле азсанлы халыкларына ярдәм үзәге мөдире, БМО конференциясен әзерләү комитеты әгъзасы Родион Суляндзиганы 18 сентябрьдә Мәскәүнең Шереметьево һава аланында туктатканнар. Суляндзига әйтүенчә, һава аланында чик сакчылары бераз көтеп торырга кушып аның паспортын каядыр алып киткән һәм бераздан паспортта бер битнең булмавын әйтеп дәүләт чиге тәртибен бозуда гаепләү нигезендә адмиристратив эш ачкан.

Соңгы ике елда Родион Суляндзига Глобаль координацион комитет һәм җирле халыклар мәнфәгатьләрен яклау төркеме әгъзасы буларак әлеге җыенны әзерләүдә актив катнашып килде. Ул шулай ук әлеге конференция кысаларында үтәчәк "Җирле халыкларның җирләре, территорияләре һәм ресурслары" исемле түгәрәк өстәл сөйләшүендә рәистәшләрнең берсе булырга тиеш иде.

Анна Найканчина

Анна Найканчина

19 сентябрьдә шул ук конференциягә юнәлгән Анна Найканчинаны да шул ук Шереметьеводан чыгармаганнар. Суляндзига белдерүенчә, Найканчинаның паспортында берничә битне кискәннәр. Анна Найканчина конференциянең рәсми програмында икенче булып теркәлгән булган һәм түгәрәк өстәл сөйләшүендә "Җирле халыкларның хокукларын илкүләм һәм җирле дарәҗәдә гамәлгә ашыру" дигән темага чыгыш ясарга җыенган.

Суляндзига Facebookта паспортларны ФСБ хезмәткәрләре алганлыгын белдерә һәм бу хәлләр төньяктагы җирле халыклар белән аларның җирләрендә нефть чыгарырга теләүче ширкәтләр арасындагы каршылыкка бәйле булырга мөмкин дип исәпли.

Аның сүзләренчә, аларның юристлары аларга карата ачылган административ эшләрне җитдирәк эшләргә алыштыру тырышлыкларын күрә.

"Без Анна белән мөмкин булган барлык хокуки һәм мәгълүмати ысулларны кулланып үз конституцион хокукларыбызны яклаячакбыз" ди Суляндзига.

Кола ярымутравындагы Сами халкы мәҗлесе рәисәсе Валентина Совкина шул ук конференциягә бару өчен 20 сентябрь иртәсендә машинасы белән Норвегиянең Киркенес шәһәре һава аланына таба кузгалырга җыенганда машинасының көпчәкләре тишкәләнгән булуы ачыкланган. Соңрак юлда барганда өч мәртәбә аны юл патруле хезмәткәрләре туктаткан һәм паспортын тартып алу омтылышы булган.

Соңгы тапкыр туктатканда Совкинага билгесез кеше һөҗүм итеп аның букчасын тартып алырга маташкан. Юл патруле хезмәткәрләре берни эшләми тыныч кына карап торган, Совкинаның машина йөртүчесе чыгып ярдәм итә башлагач, патруль хезмәткәрләре тыкшынган һәм һөҗүм итүчегә качып китәргә булышкан. Совкина очкычка соңга калса да, икенче көнне очып Нью-Йоркка барып җитә алган.

Павел Чиков

Павел Чиков

"Агора" хокук яклау берләшмәсе рәисе Павел Чиков әйтүенчә, каршылыклар күптәннән куәт структураларының аерым игътибарында булган вәкилләргә карата оештырылган. Чиков шулай ук юстиция министрлыгының былтыр ул чакта Суляндига җитәкләгән Җирле азсанлы халыклар берләшмәсе эшен тыярга маташканлыгын да искә алды. "Хакимиятләр бу халыкларның статусы турында сөйләшүнең халыкара дәрәҗәгә чыгуына юл куймаска тырыша, чөнки Кырымдагы хәлләрдән соң бу мәсьәләләрнең әһәмияте артты", ди Чиков.

ФСБ яки Русия тышкы эшләр министрлыгы ягыннан бу хәлләргә әлегә бернинди аңлатма бирелми.

Русия шулай ук бу конференциядә Кырымтатар мәҗлесенең элекке рәисе Мостафа Җәмилевне һәм хәзерге рәисе Рефат Чубаровны да катнаштырмауны сорап БМОда конференцияне оештыручыларга мөрәҗәгать иткән. Әмма БМО Мәскәүнең бу мөрәҗәгатен кире каккан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG