Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев: "юк ителәсе кырымтатарлар" исемлекләре төзелә


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Кырымтатарларның ветеран юлбашчысы Мостафа Җәмилев Qırım.Aqiqat сәхифәсенә Кырымда "юк ителәсе кырымтатарлар исемлекләре төзелә", дип белдерде.

"Бакчасарай һәм Судак мәҗлесләреннән ул кешеләрнең исемнәре билгеле. Кешеләр я үзләре юкка чыгарга тиеш, я аларга югалырга ярдәм итәчәкләре", диде ул.

Аннексиядән бирле кырымтатарларына басым көчәя генә бара. Узган атнада Мәҗлес һәм "Кырым" фонды Акмәчеттәге бинадан куылды, китапханә, мәктәпләр, мәчетләр тикшерелде, кырымтатарларның өйләрендә тентүләр булды.

Кырым "премьер-министры" Сергей Аксенов "Мәҗлес" исемле оешманың гамәлдә булмавы һәм кырымтатарларга аерым җир бүленү мәсьәләсенең каралмаячагы турында белдерде.

Твиттерда кырымтатарларны яклап #StopCrimeanTatarsGenocide исемле хештег белән флешмоб дәвам итә.

XS
SM
MD
LG