Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялта мәчәтендә тентү үткәрелгән


22 сентябрьдә ФСБ хәзмәткәрләре Ялта шәһәре мәчәтендә тентү үткәргән. Алар Русиядә тыелган дини китаплар, корал эзләгән. Биш сәгать барган тентү вакытында алар мәчеттә эшләүче төрек имамын шактый куркыткан, дип яза социаль челтәрләрдә җирле мөселманнар.

ФСБ хезмәтткәрләре А.Маудудиның “Ислам сегодня”, “Основы ислама”, Мәскәү имамы Шамил Аляутдиновның “Пути к вере и совершенству” китапларын алып киткәннәр.

XS
SM
MD
LG