Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:33

Русия халыкара көчләрнең Сүрия җирләрен утка тотуына протест белдерде


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров

Русия тышкы эшләр министрлыгы АКШ һәм башка дәүләтләр һава көчләренең Сүриядә "Ислам дәүләте" сугышчыларына каршы хәрби чаралары Димәшк яки БМО Иминлек Шурасы белән килештерелгән булса гына мөмкин, дип белдерде.

"Якын Көнчыгыш һәм Африканың төньягында террорга каршы көрәш дөнья җәмәгатьчелегенең уртак тырышлыгы белән генә мөмкин, кайберәүләрнең чит дәүләтнең суверенлыгын бозып үзләренең геополитик проблемаларын чишү тырышлыгы вазгыятьне тагын да катлауландырачак", диелгән министрлыкның интернеттагы сәхифәсендә чыккан белдерүдә.

АКШ һәм беректәшләре дүшәмбе көнне Сүриядә "Ислам дәүләте" сугышчылары качкан дип шикләнелгән урыннарны утка тота башлады. Террорчыларга Сүрия җирендә һөҗүм итү карары күптән түгел АКШ президенты Барак Обама игълан иткән "Ислам дәүләте" оешмасына каршы стратегиянең бер өлеше. Әлеге оешма Гыйрак һәм Сүриядә сугыша. АКШ аларга каршы 200ләп һава һөҗүме ясады, аларның күпчелеге Гыйракта иде.

XS
SM
MD
LG