Accessibility links

Кайнар хәбәр

QS рейтингы: КФУ бераз югарыга күтәрелгән


Казан федераль университеты
Казан федераль университеты

Дөньяда иң яхшы университетлар рейтингын билгеләүче Quacquarelli Symonds ширкәте яңа исемлеген чыгарды. Бу абруйлы исемлектә Казан федераль университеты (КФУ) быел 551-600нче урында.

QS исемлеге башында гадәттәгечә американ һәм британ уку йортлары (нигездә бер үк йортлар, елдан елга урыннары гына алышынып тора):

  1. Массачусетс технология институты
  2. Лондон империя колледжы
  3. Кембридж университеты
  4. Һарвард университеты
  5. Лондон университет колледжы
  6. Оксфорд университеты
  7. Стэнфорд университеты
  8. Калифорния технология институты
  9. Принстон университеты
  10. Йель университеты

Американ йә британ булмаган беренче уку йорты – Швейцария технология институты – 12нче урында.

Русия уку йортлары беренче йөзлектә юк. Русиянең иң яхшы саналган Мәскәү дәүләт университеты – 114нче урында. Беренче 500леккә Русиянең барлыгы ун уку йорты кергән. Алар арасында Татарстан йә Башкортстан уку йортлары юк.

Казан федераль университеты быелгы исемлектә 551-600нче урынны алган. Узган ел (601-650нче урын) белән чагыштырганда бу бераз яхшырак күрсәткеч.

КФУ ректоры Илшат Гафуров
КФУ ректоры Илшат Гафуров

КФУның яңа җитәкчелеге рейтинг үстерүгә хәзер зур әһәмият бирә. Яңа ректор Илшат Гафуров университетны белем бирү урыны гына түгел, ә "эшкуарлык элементлары булган фәнни-тикшеренү-укыту үзәге" итеп үзгәртүне максат итеп куйды.

Кайбер күзәтүчеләр ректор итеп Гафуров билгеләнгәннән соң, заманында иреклелек, иҗат рухы хөкем сөргән университетта авторитар идарә урнашты дип белдерә.

КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты доценты Искәндәр Ясәвиев Азатлыкка әйтүенчә, "хәзер университетта фән, белем бирү дигән әйбер арткы планга күчеп бара, рейтинг күтәрелсен дип хезмәткәрләрдән мәкаләләр генә таләп итәләр".

Чит ил журналларында басылган мәкаләләрнең телгә алыну индексын (citation index), чынлап та, күпчелек рейтинглар исәпкә ала. Ләкин ул бердән-бер критерий түгел. Әйтик, Quacquarelli Symonds ширкәте университетларга бәя биргәндә түбәндәге критерийларга нигезләнә: академик абруй (40%), эш бирүче абруе (10%), факультет/студент чагыштырмасы (20%), мәкаләләрнең телгә алыну индексы (20%), чит ил студентлары саны (5%).

ИНФОГРАФИКА: QS рейтингы: Дөньяның 500 иң яхшы университеты

XS
SM
MD
LG