Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума "Русиянең мәгълүмати иминлеген" саклаучы канун кабул итте


Русиянең Дәүләт Думасы сишәмбе көнне Русия мәгълүмат чараларында чит ил ватандашларының капиталын киметү турында канун өлгесен беренче укылышта бертавыштан диярлек кабул итте. Тавыш бирүдә катнашкан 435 депутатның берсе генә "каршы" чыкты.

"Гадел Русия", коммунистлар һәм ЛДПР тәкъдим иткән вә "Бердәм Русия" хуплаган канун өлгесе чит ил ватандашларына Русия мәгълүмат чараларында күп дигәндә 20% хиссәләргә ия булырга рөхсәт итә. Хәзерге канунда бу сан 50% иде һәм бары тик радио вә телевидениегә кагыла иде.

Яңа канун өлгесендә икенче бер ил ватандашлыгына да ия Русия ватандашлары Русиядә мәгълүмат чарасы ача алмый, бу басма матбугатка да кагыла, диелгән.

Канун 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керер, дип көтелә. Авторлар аның кирәклеген Көнбатыш белән каршылыклар сүрәтендә Русияне мәгълүмати яктан саклау мөһимлеге белән аңлата.

XS
SM
MD
LG