Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда мөселманнарны мәчеттән кумакчылар


Екатеринбурда "Рәхмәт" мәчетен ябарга җыеналар. Мөселманнар ул мәчетне төзекләндерү өчен 15 миллионлап сум акча тоткан.

29 сентябрьдә Арбитраж мәхкәмәдә Екатеринбурның “Рәхмәт” мәчете белән аларны бинадан чыгарырга теләүче Милек идарәсе департаменты катнашында мәхкәмә утырышы узачак. Мәчетнең имамы Әмир хәзрәт Мозаффаров Азатлыкка әйтүенчә, бу инде икенче утырыш, беренче утырышта ике тарафтан да мәгълүмат алганнар.

“Әлеге департамент сәбәпсез безнең белән килешүне өзә. Дөреслектә килешүдә беряклы гына өзү булырга мөмкинлек язылган, ләкин анда әле башка нәрсәләр дә бар. Менә адвокатларыбыз бу өлкәдә эш алып бара”, ди ул.

Июнь аенда мәчетне тикшерү барышында мэрия хезмәткәрләре кайбер канун бозуларны тапкан. Мисал өчен мөселманнар бинада өстәп бер бүлмә булдырганлыгын әйтелә, әмма имам моның сәбәп булуын кире кага.

“Әгәр ул сәбәп булса, алар аны рәсми әйтерләр иде, әмма алар аны әйтмәде. Әгәр ул сәбәп булса без аны аңлатып китәр идек. Беренчедән, без бинаны бозмадык, ә киресенчә матурайттык. Икенчедән, ихтыяҗыбыз зур иде. Һәр атна җомга намазына меңнән артык мөселман килә. Шуңа ул бинада җылы подъезд булырга тиеш, чөнки араларында өлкәннәр, балалар да бар. Шул сәбәпле, бераз үзгәрттек, әмма нигезенә тимәдек. Әгәр алар аны рәсми сәбәп буларак әйтсә, без аны да шикаять итә идек”, ди ул.

"Дәүләтнең сәясәте исламга каршы"
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:40 0:00
йөкләү

Мозаффаров сүзләренчә, бу бина мөселманнарга бирелгәндә ул таушалып беткән, идәнсез, тәрәзәсез, коммуникациясез булган.

“Без аны зур акчалар кертеп төзәттек. Шул 15 ел эчендә яңа бина булдырырлык акча китте. 15 миллион сум киткәндер, бәлкем күбрәктәдер”, ди ул.

ФСБ безгә даими килде

Әлеге мәчет тирәсендә шау-шу инде узган елны ук чыккан иде. Анда көч структуралары имеш тыелган ислам әдәбияты тапканлыгы әйтелде.

“Алар безгә күп тапкыр килде. Иң төп сәбәпләре дә шул экстремистик китапларны табуда. Без бит кем нинди китапны калдырды, кем үзе белән нинди китап алып килүен контрольдә тота алмыйбыз. Өченче көнне генә әле мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин экстремист ислам әдәбияты федераль исемлеген киредән карарга кирәк, диде.

Әмир Мозаффаров
Әмир Мозаффаров

ФСБ бездә классик ислам китапханәсе әдәбиятын тапты. “Сады Праведных”, “История Пророка”, “Крепость мусульманина” кебек китаплар. Ул китаплар турында мәхкәмә карарына күз салсагыз, анда нәрсә, кайсы җөмләләре ярамаганлыгы турында ярты сүз дә юк. Бары тик экстремистик, ваһһаби дип бәя бирәләр.

Бүгенге көндә дәүләтнең сәясәте исламга, мөселманнарга каршы. Имеш алар экстремистлар һәм ниндидер куркыныч тудыралар. Тыныч кына яшәп яткан төбәкләрдә проблема китереп чыгаралар. Ну менә бездә милләтара да, динара да проблема юк. Шуннан ни дисең инде.

Аларга экстремизм белән көрәш бара дигән хисап кирәк. Экстремистлар булмаса да аларны табарга кирәк. Кемгә дә булса бармак белән күрсәтергә кирәк. Полиция, ФСБда экстремизмга каршы көрәш бүлеге бар икән, алар бит инде үз эшен күрсәтергә тиеш. Кемне дә булса табарга тиешләр һәм ул гына да җитми "менә аларга шундый җәза бирдек дип күрсәтергә кирәк”, ди ул.

Татар мәчетендә вәгазьләр урысча бара

Екатеринбурда бүгенге көндә шактый гына мәхәлләләр булуы билгеле, мисал өчен “Рәхмәт” мәчетенә җомгага бер меңнән артык мөселман җыелса, башкаларга да шулкадәр килә икән.

“Инкыйлабка кадәр Екатеринбурда 100 мең халыкның 5-6 меңе татар иде һәм шуларга биш-алты мәчет бар иде. Кечкенә мәчет булсалар да биш-алтау иде. Хәзер мөселманнар бик күп, алар арасында Үзәк Азиядән һәм башка яклардан да килүчеләр күп, әмма алар бит инде Русия ватандашлыгын алган. Урыслар арасында ислам динен кабул итүчеләр бик күп”, ди ул.

“Рәхмәт” мәчетенең исеме татар булса да, вәгазьләр урысча бара.

“Чөнки ул уртак аралашу теле. Ярый үзбәк, азәриләр белән аңлашсак, таҗиклар, чеченнарны, дагыстаннарны аңлый алмыйбыз. Безгә бөтен милләт вәкилләре килә. Имам урынына таҗиклар яки башка милләт вәкилләре куелса, мин - Казан татары. Әтием - Казаннан, әнием мишәр - Түбән Новгородтан. Бабаем репрессиягә эләгә. Уралга татарлар урыслардан алданрак килгән”, ди ул.

XS
SM
MD
LG