Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:38

Полиция күзәтүе астында җыелган татар, башкорт һәм чуаш вәкилләре Русиянең асаба халыклары белән хакимият арасында демократик мөнәсәбәтләр булдырырга тырышачак.

Русиянең Асаба халыклары берләшмәсен төзү корылтае Арчада 20 сентябрь узды. Бу хакта бүген генә билгеле булуын оештыручылар инде берничә мәртәбә ул чараның булмый калуы, бу юлы инде күптәнге ниятне тормышка ашыру теләге зур булуы сәбәпле ул турыдагы хәбәрне киң җәмәгатьчелеккә алдан таратмаска килешенүе белән аңлатты.

20 сентябрь көнне җыелучыларны да полиция күзәткән, иминлек саклаучылар ахырына кадәр чара барган агач йорт тирәсендә торган. Берләшмәнең рәистәшләренең берсе, "Алтын Урда" исемле Татар патриотик фронт җитәкчесе Данис Сәфәргали сүзләренә караганда, яңа оешма үз эшен Русия Конституциясе һәм милли республикаларның конституцияләре нигезендә корачак.

Данис Сәфәргали

Данис Сәфәргали

"Русиядә яшәгән төп (асаба) халыклар белән хакимият арасында аңлашу бөтенләй юк. Сабантуйлар уздыралар да шуны "милли сәясәт" дип атыйлар. Мәктәпләр ябылганга телләр юкка чыга. Без Русиядә яшәгән асаба халыкларны үзләренең конституциядә язылган хокукларын яклау эшендә көчләрне берләштерергә телибез", диде Данис Сәфәргали.

Беренче корылтайга Себер татарлары исеменнән активист Данияр Әхмәтов чакырылган булган, әмма ул Төмәндә башка чара үтүе сәбәпле килә алмаган. Удмурт халкы вәкилләре Арчага килергә акча юк, дип бу юлы чарада катнашудан баш тарткан.

Берләшмә барлык милли оешмалар өчен ачык

Берләшмәне төзү корылтаенда Татарстаннан "Алтын Урда" иҗтимагый хәрәкәте рәисе Данис Сәфәргали, Чаллы Татар Иҗтимагый Үзәге рәисе Рәфис Кашапов, "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкиле Булат Гатин, "Иреклек" Чуаш милли-мәдәни яңарышы оешмасы рәисе Дмитрий Степанов, башкортларның хокукларын яклаучы "Күк бүре" оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов һәм Башкорт аксакаллары шурасы секретаре Рамилә Сәитова катнашкан. Алар имзалаган резолюциядә өч таләп бар.

  1. Русиянең асаба халыкларына милли республика җитәкчесенең атамасын хәл итү хокукын кайтару
  2. Чуашстанга Русия федерациясендәге дәүләт статусын кире кайтару
  3. Милли республикалар һәм асаба халыклар тупланып яшәгән башка төбәкләрдә башлангыч, урта һәм югары мәктәптә ана телендә белем алу вә Бердәм Дәүләт Имтиханын үз телендә бирү шартларын тәэмин итү, "Русия халыклары телләре" турындагы канунга милли республикаларда милли телләрне өйрәнү "мәҗбүри түгел" дигән дигән төзәтмәне Дәүләт Думасының көнтәртибеннән алуына ирешү

"Татарстан башкаларны артыннан ияртәчәк"

Данис Сәфәргали бөтен бу таләпләрнең Конституция кысаларыннан чыкмавын һәм аларны тормышка ашырыр өчен демократик механизмнарны табып булачагына ышана. Берләшү кирәклеге турында сөйләшүләр инде берничә ел Башкортстанда, Себердә очрашулар вакытында булган. Русиядә милләтләргә басым артканда беренче корылтайның нәкъ Татарстанда узуын Данис Сәфәргалиев татарларның милли мәсьәләрдә Русиядә иң алга киткән халык булуы белән аңлатты, әмма "безгә дә хокукларыбызны яклау эшендә ярдәм, берләшү кирәк", диде ул.

"Алтын Урда" иҗтимагый хәрәкәтен 2012 елда рәсми теркәгәннән бирле һәм аңа кадәр Сәфәргалинең хокук яклау һәм юридик өлкәдә тәҗрибәсе булган. 2012 елда аның оешмасы үзен сәясәт белгече дип атаучы Рәис Сөләймановның ялган фактларга, махсус пропагандага, җәмәгатьчелек фикере белән идарә итәр өчен имеш-мимешләр язуын шикаять итеп Татарстан президенты, Дәүләт шурасы рәисе һәм Татарстан баш прокурорына мөрәҗәгать иткән иде.

Бу көннәрдә Нью-Йоркта БМО җирле (асаба) халыклар мәсьәләләренә багышланган конференциясендә катнашырга тиешле 28 вәкилнең сигезе төрле сәбәпләр белән Русиядән чыгарылмаганына да Данис Сәфәргали кискен тәнкыйть белдерде.

"Хакимияттә профессиональ кешеләр юк диярлек. Теләсә кем теләсә кая барып теләсә нинди сүз әйтмәсен өчен алар аны илдән чыгармауны хуп күрә. Бар оста сәясәтчеләр, сүз дә юк, әмма милли сәясәттә түгел алар. Безнең максат - халыкның иҗтимагый көч булып берләшеп кануннарның үтәлешен таләп итәргә хокукы булуын хакимиятләргә, дәүләткә күрсәтү", диде Сәфәргали.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG