Accessibility links

Кайнар хәбәр

ATR кырымтатар каналына экстремизмда гаепләгән хат килгән


Кырымтатар телендә эшләүче АТR телевидение каналына экстремизмда гаепләгән хат килгән. Бу хакта үзенең Фэйсбук сәхифәсендә анда эшләүче Шевкет Наматуллаев хәбәр итте.

"АТR җитәкчелеге исеменә Экстремизмга каршы көрәш үзәгеннән хат килде. Анда "Республиканың Кырым һәм Акъярдагы күзәтү (Роскомнадзор) идарәсе эчке эшләр министрлыгына АТR "милли һәм дини сәбәпләрдән репрессияләр булачагы турында кисәтә, җәмәгатьчелекне Русиягә каршы котырта, кырымтатарларны хакимиятләргә ышанмаска өйрәтә һәм турыдан-туры булмаса да экстремистик эшчәнлек алып баруы" турында хәбәр итте", диелгән һәм телевидениенең барлык документларын, шул санда анда эшләүчеләрнең документларын тикшерүгә китерүләре таләп ителгән", дип хәбәр итә Шевкет Наматуллаев.

Танылган кырымтатар журналисты Айдер Муждабаев Азатлыкка, ATRны ябу өчен моңа кадәр Татарстанда сыналган технологияләр кулланыла, дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG