Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:27

Мәҗлес "тыелган китаплар һәм корал табылуы сәбәпле" ябылган


Русия тышкы эшләр министрлыгының интернеттагы сәхифәсендә 16 сентябрь көнне Акмәчеттә "Кырым" фонды һәм Кырымтатар мәҗлесе урнашкан бинада тентүләр узу сәбәпләренә аңлатма чыкты.

"Акмәчет район мәхкәмәсе карары нигезендә Кырым хокук саклау органнары Русия кануннары белән тикшерү оештырды. Тикшерү барышында берничә компьютер, экстремистик эчтәлекле китаплар, документлар һәм корал алып кителде", диелгән бу белдерүдә.

Тикшерү башлауның сәбәбе әлеге ике оешманың берничә канунны бозуы, шул санда Мостафа Җәмилевнең "Кырым" фонды оештыручыларның берсе икәне булган. Шулай ук фондның теркәлгән адресы буенчы эшләмәве дә "канун бозу" дип бәяләнгән.

"Милли оешмаларга булган хөрмәт һәм яклау белән беррәттән аларның Русия кануннарын да үтәүләрен таләп итәбез. Русиядә кануннар һәм таләпләр барысы өчен дә бер, чыгарма була алмый", диелгән министрлык белдерүендә.

16 сентябрь хокук саклаучылар Мәҗлес бинасына тентү белән килде. 18 сентябрь аларга һәм "Кырым" фондына бинаны бушату карары тоттырылды. Фондның моңа ризасызлык белдереп мәхкәмәгә тапшырган шикаяте 22 сентябрь каралырга тиеш иде, әмма прокуратура карары белән 29 сентябрьгә кадәр кичектерелде. Фонд җитәкчесе Риза Шевкиев "чит ил ватандашы саналган Мостафа Җәмилев фондны оештыручы була алмый" дигән дәлилнең кануный булмаганын исбатлаган.

XS
SM
MD
LG