Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:29

Татарны күтәргән галим Чаллыда гына искә алынды


Михаил Худяковка багышланган китаплар

Михаил Худяковка багышланган китаплар

Казан ханлыгының бөеклеген һәм фаҗигасен яктырткан, 42 яшендә атып үтерелгән галим, тарихчы Михаил Худяковның тууына сентябрь аенда 120 ел булды. Аны искә алу бик тар даирәләрдә генә оештырылды. Шуларның берсе Чаллының 12нче санлы китапханәсендә узды.

Әлеге чара укытучылар, милли хәрәкәт вәкилләре һәм Михаил Худяков иҗатына битараф булмаган кешеләр катнашында барды. Биредә язучы Фәүзия Бәйрәмова Михаил Худяков әсәрләренә, язмаларына үз бәясен бирде, галимнең атып үтерелүендә татарларны яклап сүз әйткән китапларының да сәбәпче булуын искәртте.

– Бу көннәрдә урыс галиме, татар, чуаш, мари, мукшылар турында йөздән артык хезмәт язган Михаил Худяковның 120 еллыгын искә алабыз. Ул 1894 елның 15 сентябрендә хәзерге Киров өлкәсе Малмыж каласында туган. Кечкенәдән татар, чуаш, мари телләрен белгән. Бу хакта ул анкетасында яза. Аның шәхес булып формалашуы Казанда дәвам итә. Михаил Георгиевич бай гаиләдән була, аны университет каршындагы ирләр гимназиясенә укырга бирәләр. Биредә ул татар тарихы белән кызыксына башлый, Болгарда, Биләрдә барган казу эшләрендә катнаша.

​1914 елда Казан университетына керә, 1918 елда аны тәмамлый. Шушы чорларда “Очерки по истории Казанского ханства” дигән китабын башлый, аны 1923 елда бастырып чыгара. Аның бу хезмәте татарның, Казан ханлыгының бөеклеген, шул ук вакытта фаҗигасен күрсәткән бердәнбер китап. Худяков татар мәдәниятенә, цивилизациясенә зур бәя бирә, татарның дәүләтсез калу аянычын да ача. Урысны шушы гүзәл дәүләтне җимергән өчен гаепли. Шул ук вакытта татар мәдәниятенең дәвам итүен дә исбатлый.

Михаил Худяковны 1936 елның 19 декабрендә атып үтерәләр. Атылуга сәбәпләрне Киров үлеме белән бәйләргә омтылсалар да, мин үзем аны татарны яклавы, шуңа бәйле язмалары өчен дип уйлыйм. Михаил Худяковның Казан чоры 1925 ел белән тәмамлана. Чөнки бу вакытта татар милләтчеләренә, милли темаларны күтәрүчеләргә карата эзәрлекләүләр башлана. Худяков шушы елны Ленинградка китә, аспирантурада укый башлый. Инде 1936 елның февралендә якламыйча гына тарих фәннәре докторы исеме бирелә. Бу бик сирәк күренеш. Ел башында аңа шундый гыйльми дәрәҗә бирәләр, ел азагында атып үтерәләр.

Михаил Худяковка багышланган кичәдә

Михаил Худяковка багышланган кичәдә

Худяковның алда әйтелгән китабын укып мин милли хәрәкәткә килдем, татар дәүләтенең ничек юкка чыгуын аңладым. Университетта укыганда да диплом эшемне Михаил Худяков эшчәнлегенә багышладым. Моңа Миркасыйм абый Госманов бик аптырады. "Худяков турында кулга тотарлык материаллар юк бит”, диде ул.

Мин беренче эш итеп Худяковның туган ягы Малмыжга чыгып киттем. Анда туганын таптым. Сөйләшә торгач, “Сез урыслармы, менә бит Михаил Георгиевич татарлар турында бигрәкләр яратып язган”, дип сорадым. “Әйе, без – урыслар”, диде туганы. Туганнарының зыялы икәнлекләре әллә каян күренеп тора иде. Шунда болар ханнар нәселеннән түгелме икән дигән уйлар да булды. Шулкадәр белеп, күтәреп, кызганып язган кешедә ниндидер татар каны булырга тиеш дигән фаразлар бүген дә татар галимнәрендә бар.

Ул чакта мин Малмыжда Худяковка кагылышлы нәрсә бар, барысын да алырга тырыштым. Тора-бара, 2005 елларда, Зилә Вәлиева министр булган чорда мөнбәрдән Казан урамнарына Худяков һәм Батырша исемнәрен бирү турында сөйләдем. Батыршаны бирмәделәр. Худяков исемен үзәктәге 3-4 кенә өйле булса да, бер тыкрыкка бирделәр. Аннан Казан Худяковның 100 еллыгына багышланган бер конференция уздырды. Шуннан башка кыл да кыймылдатмадылар дияр идем, 2011 елда Худяковка багышланган китап чыгардылар. Моңа да рәхмәт.

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова

Менә монда галимнең 120 еллыгын искә алабыз. Моннан ун көн элек Киров, Малмыж якларында булдым. Ни дисәң дә, бу шәхес аларның якташы бит. Кировның бик затлы үзәк китапханәсенә барып, Худяков буенча нәрсә эшләүләре белән кызыксындым. Биредә минем бу кызыксынудан нык аптырадылар. Шулай да 15 сентябрьгә биредә күргәзмә оештырырга вәгъдә бирделәр. Һәм бер кичтә Худяков иҗатына багышланган күргәзмәне ясап куйдылар. Ә шәһәр музеенда берни дә юк иде. Татарны күтәргән өчен урыслар аны яратып бетерми.

Худяковның 120 еллыгын Казан да искә алмады. Мин дә гаепледер, бу хакта искәртмәдем. Казан ул – шулкадәр кырык башлы, кырык баш кырык якка караган. Әдәбиятчыларына әйтсәң, бу тарихчылар эше, диләр, тарихчылары тагын әллә кая төртеп күрсәтә. Рәтле җавап юк. Бу еллык хакында Малмыжда чыга торган “Дуслык” газетында да белмиләр булып чыкты. Аларга да аңлатып бирдем. Халкыңа нидер эшләгән, эш күрсәткән кеше онытылырга тиеш түгел, дип нәтиҗә ясады Фәүзия Бәйрәмова

Очрашу барышында Фәүзия Бәйрәмовага күп кенә сораулар да бирелде. Аларны җаваплагач, Фәүзия ханым Ураза аенда чыгарган, “Сахалин утравы һәм татарлар” дип исемләнгән кырыгынчы китабы, аның эчтәлеге, язылу тарихы турында да сөйләде. Ул бу китапны Сахалин утравында булып, анда яшәүче татарлар белән очрашканнан соң язган. “Бу утрауда яшәүче татарларның язмышы бик аянычлы, фаҗигале, инде урыслашып беткәннәр”, дип зур борчылуын белдерде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG