Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:40

Төрки дөнья мәдәни башкаласы Казанда Гаспралыны "Азатлык" яшьләре генә искә алды


Кичәдә Гаспралыга багышланган видео күрсәтелде

Кичәдә Гаспралыга багышланган видео күрсәтелде

“Азатлык” татар яшьләре берлеге җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралыны искә алу кичәсен уздырды. Алар анда кырымтатарларның бүгенге хәле турында да сөйләште.

24 сентябрь көнне (искечә) “Тәрҗеман” газетасы нәшире, мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралының үлеменә 100 ел тулды. “Азатлык” татар яшьләре берлеге бу көнне игътибарсыз калдырмаска булды һәм бөек шәхесне искә алу кичәсен оештырды.

“ЮНЕСКО оешмасы бу елны Гаспралы истәлеге елы дип игълан иткән иде. Гаспралыны мин төркиләрне берләштергән зур шәхес дип саныйм. Аны Чыңгызхан, Мәрҗәни, Гаяз Исхаки, Ататюрк дәрәҗәсенә тиңлим.

Казан 2014 елны Төрки дөньяның мәдәни башкаласы буларак игълан ителсә дә, кызганычка югары дәрәҗәдә Гаспралы истәлегенә ниндидер чаралар узуы ишетелмәде”, ди берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин.

Кичәдә төп кунак буларак катнашкан танылган тюрколог Рафаэль Мөхәммәтдинов үз чыгышында Гаспралы чыгарган "Тәрҗеман" газетасы, яңа белем бирү системасы һәм Гаспралының бөтен төркиләр өчен алга сөргән "Телдә, фикердә, эштә бердәмлек" шигаре турында сүз алып барган.

Билгеле булганча, Гаспралы Бакчасарайда ачкан "ысуле саутия" яки "ысуле җәдид(ә)" мәктәбе Русия мөселманнары мәгарифе үсешендә борылыш ноктасы була. Мәктәпләрдә ул үзе язган һәм шәкертләрне кыска вакыт эчендә укый-язарга өйрәткән "Хуҗаи сыйбьян" дәреслеген куллана. Гаспралы яңа укыту алымын "Тәрҗемән" газетасы аша бөтен төрки дөньяга таныта. Нәтиҗәдә 1837 елда Касыйм (Ханкирмән) шәһәрендә икенче "җәдит мәктәбе" ачыла. 1905 елда инде Русиядәге 5 мең мөселман мәктәбендә, теге яки бу аермалар белән, "ысуле җәдит" укытылган була. Бу мәктәпләрнең иң зур өлеше Идел-Урал төбәгенә туры килә.

Нәбиуллин әйтүенчә, Гаспралының "Тәрҗеман" басмасы иң прогрессив газета булган һәм шулай ук төрки халыкларны берләштерүгә зур өлеш керткән. Билгеле булганча, бу газета бөтен дөньядагы төрки халыклар арасында күп тарала һәм аларның мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын җанландыруда зур роль уйный.

Кичәгә килүчеләр

Кичәгә килүчеләр

“Кичәдә катнашкан "Азатлык" имамы Гомәр хәзрәт Батырша сүзләренчә, 100 ел саен Аллаһ халыкларны дөрес юлга юнәлтергә дип махсус кешеләр җибәрә һәм Гаспралы шул кешеләрнең берсе, чөнки ул газета чыгарган, кешеләргә белем биргән”, ди Нәбиуллин.

Кичәдә шулай ук берничә көн элек басылган Гаспралы истәлегенә багышланган "Азатлык" газетасының сентябрь ае саны да тәкъдим ителгән, видеофильм күрсәтелгән, кырымтатарларының "Ант иткәнмен" һәм Татарстан гимны тыңланылган.

“Азакта Гомәр хәзрәт Батырша Коръән аятьләре укыды, Гаспралы рухына дога кылынды, шулай ук Аллаһыдан Кырымдагы безнең кардәшләребезнең хәлләрен җиңеләйтүне сорадык.

Кырымдагы хәлләргә, бигрәк тә Милли Мәҗлесне урамга куып чыгарулары, аларга карата басым турында сөйләшү булды. Әлбәттә, гади кешеләр тормыш итү, акча эшләү белән мәшгуль, чөнки халык җиңел яшәми, шуңа кырымтатарлар белән артык кызыксыну юк. Әмма зыялылар кызыксына.

Ел башында Татарстаннан Кырым татарларына булышабыз дип шартнамәләр төзеп йөрделәр, ә бүген Милли Мәҗлес урамга куып чыгарылгач Татар конгрессының да тавышы ишетелми. Баштан ук аңлашыла инде инде моның нәрсә икәне”, ди Нәбиуллин.

“Азатлык” берлеге Карл Маркс урамындагы бинадан чыгарылганнан соң, әле кичәләр оештырганы булмаган. Гаспралыга багышланган кичә Казанның Сәит Галиев урамындагы бер кечкенә генә ярымподвал бинада үткән. Әлеге качакларга ярдәм итү фонды урнашкан бинаны татар милли хәрәкәтенә биргәннәр.

“Анда барлык теләүчеләр сыеп бетә алмады, шуңа кешеләр күрше бүлмәләрдән тыңлап утырды. Кичәдә 20дән артык кеше катнашты”, ди Нәбиуллин.

XS
SM
MD
LG