Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:01

Казаннан Җиддәгә хаҗилар белән беренче очкыч китте


Бүген "Казан" халыкара һава аланыннан Җиддәгә "ЮТэйр" ширкәте очкычында хаҗга 220 кеше китте. Туры очыш биш сәгать чамасы вакытны алачак. Китүчеләрне Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озатып калды.

Быел Татарстан хаҗга 1800 кешелек квота алды. Русия буйлап квота киметелгән. Узган ел Русиягә хаҗга 20.5 мең кешене җибәрү рөхсәт ителгән булса, быелгы квота 16.4 мең кеше. Хаҗ сәфәре быел 155 мең сумга төшә. Алдагы көннәрдә Җиддәгә тагын берничә очкычның китүе планлаштырыла.

Татарстаннан хаҗилар белән бергә 15 табиб, юлда һәм хаҗ вакытында аларга ярдәм итәчәк бер төркем имамнар китте. Алар яшәгән кунакханәләрдә медицина үзәкләре булачак, аерым татар ашлары әзерләнәчәк, дип хәбәр итә "БИЗНЕС Online".

Корбан гаете быел 4 октябрь билгеләнә.

XS
SM
MD
LG