Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:59

Рөстәм Хәмитов Башкортстан президенты урынында тырышып эшләргә ант итте


Рөстәм Хәмитов бүген парламент каршында Башкортстан президенты вазифасына керешүе уңаеннан ант китерде. 14 сентябрь булган сайлауда Хәмитов өчен 81% артык сайлаучы тавыш бирде.

Инаугурация Башкортстан телевидениесендә туры эфирда күрсәтелде. Хәмитов президент вазифасында республиканың күп милләтле халкына намуслы хезмәт итәчәге турында ике телдә, башкортча һәм урысча ант китергәннән соң алда торган бурычлар турында русча чыгыш ясады.

Коррупция, хакимияттә туган-тумачалыкка каршы көрәш дәвам итәчәк, җитәкче органнарында үз эшләрен яхшы белгән ачык кешеләр генә эшләячәк, диде Хәмитов.

Быел Башкортстан парламенты республика президенты атамасын "башлык" дип үзгәртүне хуплап тавыш бирде.Кайбер башкорт милли оешмалары вәкилләре президент атамасы калырга тиеш дип саный. Декабрьдә парламент утырышы башланыр алдыннан, "Күк бүре" башкорт милли оешмасы вәкилләре президент вазифасы сакланып калсын дигән шигарләр тотып торды.

XS
SM
MD
LG