Accessibility links

Кайнар хәбәр

Михаил Худяков


Михаил Худяков (1894–1936) – күренекле тарихчы, археолог, этнограф, фольклорчы. Төп хезмәтләре татарлар тарихына, Болгар, Казан археологиясенә багышланган.

Михаил Худяков (1894–1936)
Михаил Худяков (1894–1936)

Михаил Худяков 1894 елның 15 сентябрендә Вятка губернасы Малмыж шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Казан гимназиясендә, аннары Казан университетының тарих бүлегендә укый. Укыган чакта ук Идел буе халыкларының тарихы һәм этнографиясе белән кызыксына башлый. 1919–1925 елларда Казан музееның археология бүлеге мөдире була. 1918 елда Малмыжда Тарих җәмгыяте кора һәм Кузебай Герд ярдәмендә халык иҗаты әсәрләрен, удмурт һәм мари халыкларының төрле риваятьләрен туплый башлый.

Удмурт телен белә.

Университетны тәмамлаганнан соң ул Казанда укытучы, эзләнүче-галим, музей эшләрен башлап җибәрүче булып эшли.

1925 елда Ленинградка күченә. 1920-елларда Урта Иделдә яшәүче халыкларның тарихын һәм этнографиясен өйрәнүгә күп көч куя.

1935 елның 17 февралендә тарих фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешә.

1936 елда троцкизмда гаепләнә һәм шул ук елның 19 декабрендә Ленинградта атып үтерелә.

1957 елда ул тулысынча реабилитацияләнә.

Михаил Худяков татар җәмәгатьчелеге арасында үзенең “Очерки по истории Казанского ханства” дигән тарихи әсәре белән танылган.

Истәлек

Казанның тарихи үзәгендә бер урамга Михаил Худяков исеме бирелде.

Википедия язмасы: Михаил Худяков

XS
SM
MD
LG