Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Хәмитов вазифасына кереште


Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

25 сентябрь Башкортстан республикасы җитәкчесе Рөстәм Хәмитов рәсми вазифасын үти башлады. Яңа хөкүмәт 5 октябрь игълан ителәчәк.

14 сентябрь Башкортстан җитәкчесен вакытыннан алда сайлауларда Рөстәм Хәмитов сайлаучыларның 81.71% тавышын җыеп, республика башы итеп сайланган иде. 25 сентябрь Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай бинасында аның рәсми вазифасына керешү тантанасы узды. Чарада парламент депутатлары, башкарма хакимият җитәкчеләре, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре катнашты.

Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев: “Рөстәм Хәмитовка 1 миллион 851 меңнән артык кеше тавыш бирде”, - дип аңа республика җитәкчесе таныклыгын тапшырды. Аннан соң Рөстәм Хәмитов урыс һәм башкорт телләрендә ант итте. Ул Башкортстан Конституциясенә кулын салып: “Республика җитәкчесе вазифасын үтәгәндә республиканың күпмилләтле халкына гадел хезмәт итәргә, республиканың дәүләтчелеген сакларга һәм үстерергә, Русия һәм Башкортстан Конституцияләрен сакларга, кеше һәм ватандашларның хокук һәм ирекләре гаранты булырга ант итәм”, - диде.

Берничә котлаудан соң тантана тәмамланды.

Конституция буенча инаугурациядән соң республика хөкүмәте отставкага җибәрелде. Яңа хөкүмәт 5 октябрь игълан ителәчәк.

Сайлаулар тирәсендә җәнҗаллар тынарга уйламый. Рәсми булмаган чыганаклар сайлауларның төгәл мәгълүматын хәбәр итте. Ул “Төгәл мәглүмат” дигән документта һәр район буенча сайлау нәтиҗәләре бәян ителгән. Аңа караганда, 9.43% процент тавыш җыеп, коммунистлардан чыккан Юнир Котлыгуҗин беренче урынны алган. Либерал-демократлар намзәте Иван Сухаревка 4.81%, Рөстәм Хәмитовка 4.55% тавыш бирелгән. Русия патриотлары фиркасеннән күрсәтелгән Илдар Бикбаев 2.62% тавыш җыйган. Әлеге нәтиҗәләргә караганда, сайлауларда 74.89% кеше катнашуы да арттырылган, чынлыкта ул 12.13% булган. 305 меңнән артык бюллетень бозылган.

Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы өстеннән полициягә гариза җибәргән. Анда “Күк бүре” оешмасының халыкны бюллетеньнәрне бозарга чакыруы өчен гаеп белдерелгән. “Күк бүре” оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов сүзләренә караганада, алар рәсми булмаган нәтиҗәләр дөрес дип исәпли һәм узган сайлауларны вәкаләтсез дип игълан иткәннәр.

Башкорт җәмәгатьчелеге вәкиле Рөстәм Батталов Башкортстанның Конституция мәхкәмәсенә узган сайлаулар уңаеннан гариза тапшырган иде. Анда ул либерал-демократлардан күрсәтелгән Иван Сухаревның башкорт телен белмәве сәбәпле, намзәт булып теркәлүе канунсыз булуы әйтелгән. Ләкин мәхкәмә “Әлеге мәсьәлә Конституция тишерүе кысасында түгел” дип аны караудан баш тарткан.

* * * *

Быел Башкортстан парламенты республика президенты атамасын "башлык" дип үзгәртүне хуплап тавыш бирде.Кайбер башкорт милли оешмалары вәкилләре президент атамасы калырга тиеш дип саный. Декабрьдә парламент утырышы башланыр алдыннан, "Күк бүре" башкорт милли оешмасы вәкилләре президент вазифасы сакланып калсын дигән шигарләр тотып торды.

XS
SM
MD
LG